«Симерү авылга да килеп җитте»: бу чирдән балаларны саклап булырмы?

Соңгы биш елда Татарстанда балалар һәм үсмерләр арасында симерү очраклары арткан. Бу чирдән тәлинкәдәге ризыкны киметеп кенә котылып булырмы?

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, симерү чире белән авыручы 14 яшькәчә балалар саны 27 районда арткан. Мондый хәл бигрәк тә Алабуга, Теләче, Минзәлә, Тукай, Ютазы районнарында күзәтелә. Үсмерләр арасында исә мондый проблема Минзәлә, Питрәч, Яшел Үзән, Чистай, Әгерҗе районнарында бар.

Белгечләр фикеренчә, бу проблеманың килеп чыгуында әти-әниләр дә гаепле. Алар балаларына коры-сары, баллы ризыклар ашата, дөрес туклануга игътибар бирмиләр. Симерү исә йөрәк-кан тамырлары, скелет-мускул системасының бозылуы, яман шеш авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

Теләче районы хастаханәсенең участок педиатры Рәшидә Исмәгыйлева әйтүенчә, районда 17 яшькә кадәрге 2419 бала исәпләнә. Симерү буенча 14 яшькәчә – 18, үсмерләрдән 9 бала исәптә тора. Мең кешегә 8,8 бала туры килә дигән сүз бу.

– Балалар арасында симерү очраклары күп дип әйтмәс идем. Әмма хәзер бу чир әкренләп авылга да килеп җитте. Элек мондый очраклар юк иде. Аз хәрәкәтләнү, компьютер каршысында озак утыру, дөрес тукланмау, коры-сары ашау менә шундый хәл китереп чыгара. Кечкенәдән өйрәтмәсәң, соңыннан үзгәртү авыр булачак. Өйдә ботка ашарга өйрәтергә кирәк. Мәктәпләрдә бу яктан бердәм меню булдырылган. Теләсә нәрсә алу өчен буфетлар юк. Пешкән ризыклар бирелергә мөмкин анысы. Кайбер вакыт әти-әниләргә мәктәп ризыгы ошамыйча, үзләре биреп җибәрә. Көне буе ач йөреп, өйгә кайткач, күп итеп ашау да файдага түгел, – ди Рәшидә Исмәгыйлева.

Алабуга районы буенча да вазгыятьне белештек. Монда симерү очраклары буенча төгәл санны әйтә алмадылар.

— Район мәктәпләрендә 9883 бала белем ала. Бердәм меню Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «АБК-Пэймент» операторы тарафыннан төзелгән. Мәктәп ашханәләрендә сосиска, камыр ризыклары бирмибез. Анда туклану дөрес оештырылган. Ашау мәсьәләсен җыелышларда да күтәрәбез. Әти-әниләр арасында төрле караш яши. Балаларга тәмле ризык ашатасылары килә. Әмма ул һәрвакытта да файдалы түгел. Симерү чипсы, шоколад, баллы ризыклар белән мавыгу нәтиҗәсе дип уйлыйм, – ди мәгариф бүлеге белгече Әлфинә Билалова.

Шөкер, симерү чирен белмәүче балалар да бар.

– Безнең авылда 139 бала исәпләнә. Берсе дә симерү буенча исәптә тормый. Пицца, бургерлар авылда сатылмый. Шәһәрдә яннарында гел кафе, әниләренең исә пешергә вакыты юк. Элек балалар ботка ашаган. Хәзер эше дә юк бит, карны да хәтта трактор көри. Балалар эшләп үсми. Авылда хәрәкәтләнеп торалар анысы. Чипсы, газлы эчемлекләрдән тыелу кирәк, – ди Кукмара районының Купка авылы фельдшеры Гөлзия Нәҗмиева.

Республика мәктәпләрендә 466 меңнән артык бала укый, аларның 97,6 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укучыларының күбесе көненә ике тапкыр туклана. Узган ел Роспотребнадзор белгечләре кайнар ризык буенча 30 процент мәктәпне тикшергән. Алдагы уку елы белән чагыштырганда кимчелекләр азрак ачыкланган. Әйтик, былтыр балалар алдына 256 мәртәбә суынган ризык куйсалар, быел 9 очрак кына теркәлгән. Балалар өлешенә кереп, ризыкны аз бирү очраклары да кимегән.

Узган ел Мамадышның ике мәктәбендә ялган сыер мае табылган. «Хәзер аны башка урыннан алабыз. Мәктәпләрдә пицца, бургерлар, колбасалар, газлы эчемлекләр бирмибез», – диделәр безгә Мамадыш районының мәгариф бүлегендә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, кайбер уку йортларында коры-сарыны киметкәч, әти-әниләр зарларын белдергән. Яңа СанПиН мәктәпләрдә колбаса кебек ризыкларны ашатуны да тыя. Әмма мәктәп табынында сосискалар һаман да күренә әле.

– Без колбасаның балаларның яраткан ризыгы икәнен беләбез. Шуңа күрә җирле җитештерүчеләр ярдәме белән аны ел ахырына кадәр калдырдык. Ул атнага бер мәртәбәдән дә артыграк бирелми. Лабораторияләрдә тикшерелгәч, продукциянең сыйфаты яхшы дип табылды, – дип белдерде Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина Дәүләт Советында узган утырышта.

Сүз уңаеннан, быел 1 гыйнвардан мәктәп ашханәләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең эш хакы уртача 4128 сумга арткан. Узган ел 196 мәктәп ашханәләрендә 1 млрд сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта 2022 елга капиталь ремонтлау программасы проекты әзерләнә, аңа 180 мәктәп кертелгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү