Такси пассажирына газ баллоны белән һөҗүм иткәннәр

Казанның Гладилов урамында 2 февраль төнендә BMW автомобилен йөртүче такси янына килеп, машинадагы пассажирның күзенә аэрозоль сиптергән һәм вакыйга урыныннан качкан.

Полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүче 26 яшьлек ир-атны тапты, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

27 яшьлек пассажирның ике күзе дә зарарланган — мөгез катламы пешкән, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү