Тотылган машиналарны сату-алу кагыйдәләре үзгәрә

Россиядә кулланылышта булган автомобильләрне 1 майдан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша сатып алырга яки сатарга мөмкин булачак. Россия Санлы үсеш министрлыгы бу җәһәттән тиешле боерык бастырып чыгарган.

“Госуслуги” аша гына машинасын саткан яки яңарагын сатып алган кеше алыш-биреш кәгазьләрен сакламаска да мөмкин. Ник дигәндә, кирәкле мәгълүматларның барысы да автомат рәвештә тутырылып, компьютерда сакланачак. Шулай итеп, хата җибәрү ихтималы да кими. Ә инде теркәү номерларына килсәк, бу җәһәттән барысы да үзгәрешсез кала.

Яңа закон документларга читтән торып кул кую мөмкинлеге бирәчәк. Килешүләр автомобиль хуҗасының электрон имзасы белән расланачак. Шунысы да бар: фәкать физик затлар гына тотылган машиналарын Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша сата алачак.

 


Фикер өстәү