Милли музей каникулларга махсус программа әзерләгән

Татарстан Милли музее мәктәп балалары өчен язгы каникулларга махсус программа әзерләгән. “Ура, каникуллар” дип аталган чарага тематик экскурсияләр, квест-уеннар, иҗади очрашулар һәм мастер-класс кертелгән.

“Ура, каникуллар” программасы тамашачы яратып кабул иткән иң яхшы чаралардан төзелде, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Ул кече, урта һәм өлкән сыйныф укучыларына яраклаштылырган. Биредә Татарстан тарихын уен форматында өйрәтәләр, борынгы һөнәрләр белән таныштыралар. Хәер, таныштырып кына калмыйлар, җиң сызганып эшләү мөмкинлеген дә бирәләр.


Фикер өстәү