Казан музейлары мәктәп балалары өчен язгы каникулга махсус программалар әзерләгән. Укучыларны тематик экскурсияләр, интерактив уеннар һәм төрле мастер-класслар көтә.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы язгы каникул вакытында укучылар өчен күп төрле чаралар программасын тәкъдим итә. Кремль территориясендә урнашкан музейларда балалар интерактив программаларда катнаша алачак: «Александр Македонский. Көнчыгышка юл», «Адыг сугышы эзләре буенча» күргәзмәләре, «Кызыл матбугат сере» квесты һәм мастер-класслар. Кечерәк яшьтәге балаларга «Борынгы хайваннар эзеннән» интерактив программасы оештырылачак.
Татарстан Милли музее исә мәктәп укучыларын «Ура! Каникул!» акциясендә катнашырга чакыра. Анда тематик экскурсияләр, интерактив лекцияләр, иҗади очрашулар, квест-уеннар һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Балаларны уен форматында Татарстан тарихы, безнең төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырачаклар һәм борынгы һөнәрләргә өйрәтәчәкләр.
Укучылар өчен тарихка мавыктыргыч сәяхәт тә әзерләгәннәр. Борынгы кызыклы экспонатлар, Сөембикә ханбикә һәм Бөек Екатерина патшабикә белән танышу, борынгы осталарның серләренә төшенү – интерактив программада боларның барысы да булачак. Шулай ук балалар үзләрен сугышчы һәм сәүдәгәр ролендә сынап, үз куллары белән калфак чигеп карый алачак.
Чараларга билетларны Пушкин картасы белән дә алырга була.