«Гаиләм, әти-әнием миңа терәк булып торалар». Зәй егетләре туган якка ялга кайтты

Вениамин – тормышын хәрби хезмәткә бәйләгән офицер. Себердә хәрби хезмәт үткәндә махсус хәрби операция зонасына чакырыла. Хәзер ул гаиләсе белән туган ягында ял итә. «Башта борчылсалар да, гаиләм, әти-әнием миңа терәк булып торалар», – ди ул.

Егетләр бер-берсе белән бик тиз уртак тел табып, көнкүрешләрен җайга салганнар. Анда ярдәмләшү һәм бер-береңә ышаныч бик мөһим.
– Бездәге егетләрнең дуслыгына сокланырлык. Чын дуслык. Алар бер-берсенә терәк булып, аркасын куя, соңгы тәмәкесен дә бүлешә, – ди Вениамин.
Шулай ук җирле халыкның күпчелегенең игелекле булуы, егетләрне кайнатма белән сыйлавы турында да сөйләде ул.

– Анда инде чын яз. Һава торышы йомшаграк, ләкин җилле. Төн салкынрак, – ди егет. Суны эчәргә кибеттән сатып алалар икән, андагы суга ияләшү авыр, диләр.
Махсус хәрби операция зонасындагы егетләр тылда алар өчен гуманитар ярдәм җыючыларга һәм маскировка челтәрләре үрүчеләргә бик рәхмәтле, сезнең ярдәмне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз, диләр. Маскировка челтәрләре техниканы, окоп-блиндажларны дошман күзеннән яшереп, хәрбиләрне дә саклый. Шулай ук егетләр балалар хатларын, рәсемнәрен сөенеп алалар.
– Миңа туган мәктәбемнән укучылар хат язып җибәрде. Бу хатлар күңелне җылыта, аларны алу бик рәхәт. Мин хатларны кыр сумкасында үзем белән йөртәм. Окопларны, блиндажларны да алар белән бизибез, – ди Вениамин.
Якташыбызның гаиләсе Себердә яши, алар бергәләп авылга кайтып, ял итәләр, әти-әниләренә булышалар.

– Улыбызны бик шатланып каршы алдык. Исән-имин булуы – безнең өчен бик зур сөенеч. Санаулы көннәр тиз узар, китәр вакыты да җитәр. Моннан ары да Ходай һәрберебезнең балаларын саклап йөртсен, барысы да исән-имин йөреп кайтсын, – ди егетнең әти-әнисе.

Күптән түгел Вениаминның туган көне булган. Якташлары аңа тепловизор бүләк итте.

– Тепловизорның бәясе 140 мең сумнан артык тора. Аны игелекле кешеләр ярдәме белән алып бирдек. Бу эшләрне җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшлибез, – ди Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов.


Фикер өстәү