Бер ел эчендә Татарстан юлларында 175 кыргый хайван һәлак булган

Узган елда Татарстанда кыргый хайваннарның юлга килеп чыгуы сәбәпле 158 авария очрагы теркәлгән. 175 хайван һәлак булган. Барлыгы 5 миллион сумлык зыян салынган.

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясендә ведомство башлыгы Федор Батков шундый мәгълүматлар белән таныштырып үтте.

“М-12 юлын төзегәндә, комитет тәкъдиме белән, кыргый хайваннар өчен юл аша махсус чыгу урыннары булдырылды. Җир астыннан – 7 һәм ландшафтлы күпер рәвешендәге – 3 кичү бу. Бүгенгә республика юлларында 260 юл билгесе урнаштырылды”, – диде ул.
Республикада кыргый хайваннарның юлга чыгуын булдырмый калу өчен махсус киртәләр урнаштырыла. Әмма Саескан тавы – Шәле автомобиль юлында һәм “Волга” М-7 юлының Мамадыш районындагы өлешендә алар сүтеп алынган.

Батков басым ясап әйткәнчә, кыргый хайваннарның ишәюен, юллардагы хәрәкәтнең көчәюен исәпкә алып, бу эшкә җаваплырак карый башларга кирәк. Моңа бәйле рәвештә ул “Волго-Вятскуправтодор” оешмасын юлларда киртәләрне торгызырга чакырды.

Сүз уңаеннан, Татарстанда соңгы 4 ел эчендә кыргый хайваннар катнашындагы автомобиль аварияләре саны 3 тапкыр арткан. Республикада 2018 елда – 51, 2019 елда –102, 2020 елда – 129, 2021 елда – 150 шундый очрак теркәлгән. Автомобильчеләр поши, кабан һәм кыр кәҗәләрен аеруча еш бәрдерә.


Фикер өстәү