Яңа Чишмә районының Архангельск авыл җирлегендә эшсезләр белән очрашу булды

Яңа Чишмә районының Архангельск авыл җирлегендә эшсезләр белән очрашу булды. Әлеге чара «Минем карьерам Бердәм Россия белән» партия проекты кысаларында узды.

Очрашуда Яңа Чишмә районы Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Резеда Хөснуллина, партиядән Совет депутаты, җирлек башлыгы Надежда Сердюк, ««Архангельское» КФХ авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Татьяна Белоглазова катнашты.

Спикерлар белән аралашырга эшкә урнашмаган авыл кешеләре килде. Нәтиҗәдә, алар авыл җирлегендә дә, район үзәгендә дә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белделәр. Кунаклар шулай ук социаль контрактлар төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү шартлары белән таныштылар.


Фикер өстәү