Рөстәм Миңнеханов: “Педагог һәм остаз елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирәбез”

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга укытучылар өчен 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды. Тантана социаль ипотека программасы буенча төзелгән (шул исәптән Казанның педогогик хезмәткәрләре өчен) күп фатирлы торак йортка күченү вакытында булды.

Цифрлаштыру елында укытучыларга 12 мең ноутбук бирелгән иде инде, дип искә төшерде республика башлыгы. “Аларның икенче тапкыр бирелүе бу. Педагог һәм остаз елында уку елы азагына кадәр 12 мең ноутбук тапшырабыз. Тагын 12 мең компьютерны мөгаллимнәр киләсе уку елы башында алачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Педагоглар исеменнән Казанның 187 нче лицее математика һәм информатика укытучысы Камил Абдулвахобов чыгыш ясады. “Цифрлы үзгәрешләр чорында компьютерлар бик мөһим эш коралына әйләнеп килә. Алар ярдәмендә дәресләрне интерактив форматта оештыру мөмкинлеге ачыла”, – дип билгеләп үтте ул.

Сүз уңаеннан, Татарстанда “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә 2010-2018 елларда укытучыларга барлыгы 91 878 ноутбук (1,6 миллиард сумлык) бирелгән. Узган елда педагогларга 480 миллион сумлык 12 мең ноутбук тапшырылган. Ә быел алар җәмгысе 382,54 миллион сумлык компьютер алачаклар. Финанслау чыганагы – бюджетын тыш акчалар.


Фикер өстәү