Рөстәм Миңнеханов: “Беркемгә дә үзен татар дип әйтү оят түгел”

Бүген IХ Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре жыенының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Аның фикеренчә, авылларга без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклап кала алуы өчен зур игътибар бирәбез.

– Быел безнең өчен эшебезнең, тырышлыгыбызның бер нәтиҗәсен күрсәтә торган ел булачак. Без аны сентябрьдә халык санын алу үткәннән соң күрәчәкбез. Бу эшне матур итеп оештырып җибәрербез. Татар халкы кимемәде, әлбәттә. Һәр кеше үзенең кем икәнлеген әйтергә тиеш. Кайберәүләр телне белмәсә дә, үзләрен татар дип саный. Без аларны барыбер үзебезнекеләр дибез. Шуңа күрә балаларга, мәктәпләргә, мәчетләребезгә, балалар лагерьларына игътибар итәргә кирәк. Әгәр башкача булса, бүгенге тормышта үз-үзеңне саклап калу бик авыр. Без – Россиядә икенче халык. Моны саклап калу өчен бөтен көчебезне куярга тиешбез. Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтү оят түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү