Татарстанда ковидның катлаулы формасы белән ешрак авырый башлаганнар

Соңгы айда Татарстанда коронавирус белән авыруның катлаулы очраклары арткан.

«Февральдә мондый очраклар 3,4 процент иде, мартта — 4,8 процент», — дип хәбәр итте РФ Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Шулай ук Татарстанда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыручылар саны кимүе күзәтелә, алар арасында яңа очраклар саны 18 процентка кимегән. Әмма республикада өлкән яшьтәгеләр арасында авыручылар күрсәткече әле дә иң югарысы булып кала.

«Хәзер төп бурыч — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне саклау өчен вакцинация үткәрү. Коронавирус инфекциясенең катлаулы формаларыннан вакцинация гына саклаячагын кабатлап торабыз», — диде Любовь Авдонина.


Фикер өстәү