Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләренә: «Без сезнең белән горурланабыз!»

Татар эшмәкәре белән татарлык, горурлык, тел һәм милләт янәшә йөрер. Казанда өч көн дәвамында барган Татар авыллары эшмәкәрләренең IХ бөтенроссия жыеныннан соң әнә шундый нәтиҗәгә килдек. Әлеге сүзләрнең асылы, тирән мәгънәсе пленар утырышта чыгыш ясаган һәр кешенең сүз сөрешеннән, фикер агышыннан сизелеп торды. Татарлар бөтен ил буйлап сибелгән һәм, кайда гына яшәсәләр дә, алар үзләренең тырыш һәм горур милләт икәнлеген исбатлап яши.   

– Узган ел пандемия аркасында җыен узмый калды. Шуңа да карамастан, татар авыллары эшмәкәрләре хәрәкәте бер урында туктап калмады, ул тулы бер хәрәкәт булып көчәеп, камилләшеп бара, – диде пленар утырышны ачып Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев. – Ул эшмәкәрлек эшләре белән генә чикләнми. Сез Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә  халкыбызның милли үзенчәлеген, туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга ярдәм итәсез. Татарстан белән читтә яшәүче татарлар арасындагы элемтәләрне елдан-ел ныгытуда сезнең өлешегез дә зур.

Башкортстан Республикасының Федоров районы Батыр авылында яшәүче «Акчурин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илһам Акчуринның эшмәкәрлек тәҗрибәсе 37 елга тула. Фермер 1400 гектар җирдә иген игә, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Бу вакыт эчендә илебездә бик күп үзгәрешләр булды. Башта җир сораучыларга җир бирмәделәр, аннан соң биргәнне тартып алдылар, илебез таркалды, колхоз-совхозларыбыз таралды. Күпме генә кыен булса да, без хуҗалыкны таркатмадык. Нинди генә авырлыклар булса да, ел да иген чәчтек, кырларны эшкәрттек, урып-җыйдык. Җирләр буш ятмады. Акчасы булмаса да, савабы булса да булыр, дип эшләгән чаклар да күп булды. Ышаныч, өмет беркайчан да үлмәде. Хәзер хаклар да үсте, соңгы 2–3 елда үз тамагыбызны үзебез туйдыра алырлык була башлады, – диде ул.

Илһам Акчурин тел, милләт мәсьәләләренә кагылышлы фикерләрен дә әйтте.

– Күпмилләтле Башкортстаныбызда милли мәсьәләләр туып тора. Кайда гына булсак, без үзебезнең яхшы эшләребезне күрсәтеп, өлге итеп куябыз дип уйлыйм. Кайвакыт безнең милләтне кимсетергә теләгән кешеләр белән бәхәскә кереп китәбез. Андый чакта мин: «Абзый, синең Казанга барганың бармы? Татарстанны күргәнең бармы? Башта шунда барып кайт та, аннан соң сөйләшербез», – дим,  –  диде эшмәкәр.

Аның әлеге сүзләрен зал алкышларга күмде.

Җыенда Башкортстаннан килгән милләттәшләребез күп булачагын алдан ук әйткәннәр иде. Пленар утырышта да күрше республикада яшәүче берничә эшмәкәр чыгыш ясады. Игәле районы Олы-Теләк авылы «Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы,  эшмәкәр Хәсән Идиятуллинның атлары белән төшерелгән видео чараның кульминациясе булды. 1500 атның «Мы – татары» дип язуы залдагыларны битараф калдырмады.

– «Мы – татары» дигән язу – киләчәктә язылачак зур романның башисеме. Безнең хуҗалыкта 1500 ат булса, аларның санын 10 меңгә җиткерергә уйлыйбыз. Шулай булганда да татарларның гына түгел, башка милләтләрнең дә тарихын ак карга чыгарып язарга мөмкин була, – диде ул.

Омск өлкәсе Олы Чирмешән районы Уләнкүл авылындагы «Себер татарлары утары» комплекс мөдире, эшмәкәр Зәлифә Рахмангулова әйтүенчә, салаларында 986 кеше яши. Барысы да – татарлар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын утырышта сүз алган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

– Һәр чыгыштан китап язарлык. Һәрберегез – зур үрнәк, – диде ул. – Мондый кешеләр булганда, безнең милләтебез ныгыячак кына. Монда бернинди дә шик юк. Кая гына барсак та, татарлар белән очрашырга, милләт мәсьәләләрен күтәрергә тырышабыз. Сезнең кебек кызлар һәм егетләр булмаса, бу эшне берничек тә алып барып булмый. Таяна торган кешеләребез булганда гына без зур эшләр башкара алабыз. Без сезнең белән горурланабыз!

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карап чыккан, эшмәкәрләр белән аралашкан иде. Гаиләләре, балалары белән килүчеләргә игътибар итеп:

– Гаиләләре белән килүчеләр бар, кемдер кечкенә малайларын алып килгән. Шулай өйрәнәсең инде, без дә – әтиләргә ияреп йөреп үскән кешеләр. Ә кыз бала әнисенә иярә. Балалар – безнең киләчәк. Шундый егетләр булганда гаилә эшен киләчәктә дәвам итәчәкләренә шик юк, – диде.

Президент фикеренчә, авылларга без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклап кала алуы өчен зур игътибар бирәбез.

– Быел безнең өчен эшебезнең, тырышлыгыбызның бер нәтиҗәсен күрсәтә торган ел булачак. Без аны сентябрьдә халык санын алу үткәннән соң күрәчәкбез. Бу эшне матур итеп оештырып җибәрербез. Татар халкы кимемәде, әлбәттә. Һәр кеше үзенең кем икәнлеген әйтергә тиеш. Кайберәүләр, телне белмәсә дә, үзләрен татар дип саный. Без аларны барыбер үзебезнекеләр дибез. Шуңа күрә балаларга, мәктәпләргә, мәчетләребезгә, балалар лагерьларына игътибар итәргә кирәк. Әгәр башкача булса, бүгенге тормышта үз-үзеңне саклап калу бик авыр. Без – Россиядә икенче халык. Моны саклап калу өчен бөтен көчебезне куярга тиешбез. Бүген беркемгә дә үзен татар дип әйтү оят түгел,  – диде Рөстәм Миңнеханов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү