Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә: «Сез – үз төбәкләрегездәге җитәкчеләргә терәк»

Аралашырга, бердәмләшергә һәм ярдәмләшергә. Россиянең 40 төбәгеннән килгән 500гә якын авыл эшмәкәре Казаннан әнә шундый теләк белән кайтып киткәндер. Өч көн дәвам иткән X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кабаттан иң абруйлы, татар авылларын саклап калуга көчен һәм матди байлыгын кызганмаган кече һәм урта бизнес вәкилләрен җыйды.

Булдыклы, тырыш фермерларның продукцияләре белән «Татар базары» күргәзмә-ярминкәсендә дә танышырга мөмкин иде. Тәм-томнар, ит һәм сөт ризыклары, бал, матур яулыклар һәм шәлләр, төрле кул эшләнмәләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышып чыкты.

Кунакларны пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

– Чит ил икътисады эшчәнлегендә дә, продуктларны экспортлау өлкәсендә дә авырлыклар килеп чыкты. Алдыбызда мөһим бурычлар тора, – дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрләргә. – Сәүдә һәм икътисади төбәкара элемтәләрне ныгыту, дөнья базарына чыгу белән бәйле булган чыгымнарны компенсацияләү. Бергәләп без барлык авырлыкларны да җиңә алабыз. Авыл тормышы, халык арасыннан чыккан булдыклы кешеләр яңача эшли башладылар. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены шундый милләттәшләребезне табып, аларны туплап, мөһим мәйданчыклар булдырды. Без очрашабыз, җыелышабыз, сөйләшәбез һәм тәҗрибәләрне үзебезнең эштә кулланабыз.

Җитәкче фикеренчә, эшмәкәрлек хәрәкәте җәелә барган саен район хакимиятләрендә яңа бурычлар куела.

– Нинди генә җитди бурычлар куелса да, эшмәкәрлекне үстерү буенча районнар арасында аерма зур. Аларны тарату, эш нәтиҗәлелеген күрсәтү өчен бу – яхшы резерв. Соңгы елларда авыллар картая. Әлбәттә, искелеккә корылган авыл тормышы яшьләрне җәлеп итә алмый. Ә эшмәкәрлек ул – яңалык. Яшьләрне авылларда төпләндерергә телибез икән, бердәнбер юл: заманча яшәү мөмкинлекләрен тудыру. Аның өчен күп хезмәт куярга кирәк, – диде Васил Шәйхразыев.      

Ярдәмләшү исә сүздә генә калмады. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы,Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров өч эшмәкәрнең берәр млн сум күләмендә акча җыешуын әйтте һәм Президенттан аларны Украинадагы милләттәшләребезгә тапшыруны сорады. Залдагы башка эшмәкәрләрнең дә алар үрнәген кабатлавын үтенде.   

– Безнең дин кардәшләребез читтә, Украинада авыр хәлдә калды, – диде ул үз чыгышында. – Без, татарлар – төрле җирләргә таралган халык. Беркайчан да үзебезнекеләрне ярдәмсез калдырырга тиеш түгел. Шуңа күрә, Рөстәм Нургалиевич, эшмәкәрләребезнең ярдәмен аларга җиткерсәгез иде.     

Башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләрне Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. Һәм авыр вакытлар булуга карамастан, аларга таянып булуына ышанычын белдерде.

– Җиңел вакытлар түгел. Әлбәттә, без үз илебез, Президентыбыз белән булырга тиеш, шик юк. Сезнең белән күрешкәч, барлык авырлыклар югалып калды. Һәммәгез дә үрнәк, үз тормышыгызны үзегез алып барасыз. Бүген яңгыраган һәр чыгыш үзе бер китап язарлык. Шундый милләттәшләребез булганда, динебез, милләтебез өчен борчылмыйбыз, – диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов Россия эшмәкәрләренең мөстәкыйль, җаваплы булуын ассызыклады.

– Сез – үз төбәкләрегездәге җитәкчеләрегезгә терәк. Кемнәндер ярдәм көтмисез, үзегез үрнәк күрсәтеп, ярдәм итеп, күп кенә җирләрдә андагы хуҗалар өчен ышанычлы терәк булып торасыз. Мәчетләр, мәктәпләр, биналар – барысы да сезнең хезмәт, сезнең кебек эшмәкәрләр белән күтәрелә, – диде Президент.

Ул эшмәкәрләрнең балаларны дөрес тәрбияләү, гореф-гадәтләрне, телне, динне ярату үрнәге булуларын ассызыклады.

– Әлбәттә, без Татарстанда милләтебез, динебез өчен программалар эшлибез, авылларга ярдәм күрсәтәбез. Барлык өлкәләрдә дә коллегалар бу мәсьәләләргә алай ук карамый. Очрашу мөмкинлеге булу бик яхшы. Сезне тыңлап утырдым. Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк – үземә язып, теркәп бардым. Дөньялар тынычланыр, вакытлар бик җиңел түгел, аңа карап бернинди дә куркыныч юк. Ашарга ризыгыбыз, эшебез бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү