Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 458 очрагы ачыкланган.
«Узган тәүлектә республикада 458 кеше коронавирус йоктырган. Коронавирус йоктыруның барлыгы 133 257 очрагы теркәлгән», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.
Бер тәүлектә 1 702 кеше ковидтан терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.