Татарстан районында 14 торак пункт су басу зонасына эләгергә мөмкин

Татарстанның Биектау районында язгы ташу көчле булган очракта су басу зонасына 14 торак пункт, 343 йорт, 1114 кеше, шулардан 185 бала эләгергә мөмкин. Биредә тагын ике икътисад объекты бар. Бу хакта «Татар-информ»га Биектау районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Икътисади объектлардан Усад спирт заводы һәм Тимофеевка авылында Усад ликер-аракы заводы керә. Социаль әһәмияткә ия объектларга су басу куркынычы янамый», — диделәр районның Башкарма комитетында.

Язгы ташу апрельнең беренче атнасында башланыр дип көтелә. Биектау районы территориясе буйлап өч елга — Казансу, Кызыл һәм Петьялка ага.

Тугыз авыл җирлегендә 14 торак пунктка су басу куркынычы яный. Алар — Тимофеевка, Юртыш, Байкал, Ивановка, Татар Әйшәсе, Ильино, Яңа Мамонино, Мүлмә, Мәмдәл, Коркачык, Чыпчык, Бөреле совхозы бистәсе, Дача бистәсе һәм Коркачык станциясе.

Әлегә районда вәзгыять тотрыклы. Урындагы башлыкларга елгаларда су дәрәҗәсен тикшереп торырга кушылган. «Язгы ташу» гомумреспублика планы буенча сулыкларның әлеге участокларында тиешле саклык чаралары үткәрелгән.

Биектау районында су басу очрагында Усад, Мүлмә, Мәмдәл, Коркачык, Чыпчык (авыл һәм станция), Бөреле, Чернышевка, Учхоз мәктәпләре һәм Татар Әйшәсе спорт комплексы базасында 1 330 кешегә исәпләнгән 10 вакытлыча урнашу пункты ачылачак. Районның коткару хезмәтендә 190га якын кеше кергән төркем оештырылган. Эзләү һәм авария-коткару эшләре өчен 27 берәмлек техника, җиде йөзү чарасы әзерләнгән.

«2 апрельгә район елгаларында боз өстенә су чыгуы күзәтелә, аерым участокларда ерганаклар барлыкка килде», — диделәр районның Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтендә.

Биектау районында су басуларның иң зурысы 10 ел элек Чыпчык авыл җирлегендә булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кайбер йортлардан кешеләрне көймәләрдә эвакуацияләгән.


Фикер өстәү