Кары – нинди, ташуы – шундый: көннәр кинәт җылытып Татарстанны су басмасмы?

Татарстан язгы ташуга әзерме? Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссия утырышы узды. Көннәр җылытып, кар кисәк кенә эресә, республика районнарын су басу куркынычы бар. Бер атна элек газета өчен язма әзерләгәндә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе, әле кыш китмәгән, көннәр җылытмыйча берни әйтә алмыйбыз, дигән иде. Баксаң, язгы ташуга әзерлек әллә кайчаннан бара икән инде. 

Идарә җитәкчесе урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, быелгы язгы ташуга әзерлек өчен Татарстанда 1,8 млрд сум акча тотылган. Татарстан Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга ул әнә шулай дип хисап тотты.

– Республикада язгы ташуга әзерлек ныклы контрольдә булырга тиеш. Һәр тармакны үз эшен җиренә җиткереп башкарырга, район җитәкчеләрен су басуга әзер торырга чакырам, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Юллар, күперләр турында Татарстанның транспорт һәм юл министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

– Куркыныч дип саналган урыннарны ел да игътибар үзәгендә тотабыз. Республикада 54 юл, 26 күперне су басу куркынычы бар. Юл буендагы торбалар да кардан чистартылды. Күперләрдә тәүлек буе кизү торалар. Соңгы ун ел эчендә быелгы кебек кышны күргән булмады. Кар күп, ул кинәт эресә, су басачак. Бер күпер су астында калыр дип тә уйлап торабыз. Әлмәт янындагы күпер бу. Әгәр су баса икән, юлны ябып, әйләнгечтән ясарга ниятлибез. Аннары инде күперне төзекләндерәчәкбез, – диде министр.

Фәрит Хәнифов куркыныч тудырган, биек булмаган күперләргә дә тукталды. Андыйлар 11 икән. Мисал итеп Буа районының Черки-Кильдураз авылы янәшәсендәге күперне китерде:

– Зөя елгасының бозы әлеге күпергә менеп җитә икән. Шулай ук «Вольный Стан –  Кыят – Яшевка» автомобиль юлындагы күпер дә куркыныч тудыра. Без анысын ябарга мәҗбүр булдык.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков исә быел Иделдә су кимемәс дип ышандыра.

–  Бүгенгә Түбән Кама сусаклагычында су биеклеге 63,3 м, Куйбышев сусаклагычында бу күрсәткеч 53 метрга җиткән. 2019 елдагы су кимүне кабатламас өчен  март аенда ук суны сакчыл тотуга күчтек. 1 апрельдә Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 50,5 метр булыр дип көтелә. Борчылыр урын юк, – диде ул.

Министр узган ел Түбән Кама районының Кызыл Чишмә авылы янәшәсендә дамба  төзелгәнен дә әйтте.

– Моны халык сорады. Аларны 20 ел буе су баскан.  Быел инде өйләренә су кермәячәк, – дип ышандырды.

Әзерлек барса да, табигать кыланмышларын белеп булмый. Николай Суржко сүзләренә караганда, Мишә, Казансу, Кече Чирмешән, Чишмә, Гөбенә, Зәй, Олы Чирмешән елгалары ярларыннан чыгачак. Шуңа ул район җитәкчеләрен алдан хәстәрен күрергә чакыра. Әле дә язгы ташуга әзер булмаган районнар бар икән. Республикада 23 су-техник корылмалар ташуга әзер түгел. Бозларны ватар өчен гариза бирүчеләр дә өчәү генә: Кайбыч, Зәй, Кама Тамагы районнары.

Рөстәм Нигъмәтуллин райондагы хәлләр белән дә танышты.  Актаныш, Минзәлә районы хакимиятендәге җитәкчеләр, бар да яхшы, без ташуга әзер, дип җавап бирделәр.  Аларда юллар да, торбалар да кардан чистартылган, су басу куркынычы булган урыннар да күзәтү астында. Ә менә Тукай районы башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игътисамов проблемаларны яшереп тормады. Дөрес, алар да көздән сулыкларны ботаклардан чистартканнар, яр буйларын ныгытканнар, су корылмалары да тәртиптә. Әмма кар тиз эресә, бер плотинада су басу, зыян салу ихтималы зур, ди ул.

Очрашуда «көннәр җылы торса» дигән сүз еш кабатланды. Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев, су басуны апрельнең икенче яртысында көтегез, ди.

– Апрель аенда җылы булачак.  Һава торышы бу атнада көндезләрен җылы булса, кичкә салкынайта. Ә менә киләсе айда чын яз киләчәк, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү