Бүген кич «Кәҗә бистәсе» метро станциясе түбәсенә 2 яшүсмер егет менеп йөгереп йөрде.
Букчаларыннан күренгәнчә, егетләр мәктәп укучыларына охшаган. Алар түбәнең иң биек урынына йөгереп барып аска таба карап торды. «Татар-информ» хәбәрчесенең видеога төшергәнен күргәч, балалар тиз генә сикереп төште һәм качты.
Метрополитен полициясе яшьләр менгән түбә тирәсен тикшерергә китте.
«Әлегә комментарий бирә алмыйбыз. Хәзер тикшереп киләм. Әйтүегез өчен рәхмәт», — диде хокук саклаучы.