Авыручылар артканда чикләүләр бетерелми

Март ае Роспотребнадзор белгечләрен куандырмаган. Алар әйтүенчә, Татарстанда коронавирус белән авыручыларның кимү темпы акрынайган. Вазгыять тә шуңа күрә тотрыклы түгел. Бу инде апрель аенда чикләүләрне бетерүгә каршылык булып тора.

Татарстанда язның беренче аенда коронавирусның 1443 очрагы теркәлгән булган. «Февраль белән гыйнварны чагыштырганда, авыручылар 30 процентка кимегән иде. Ә март белән февраль айларын чагыштырып карасаң, бу күрсәткеч 25 процентны гына тәшкил итә. Иң мөһиме – профилактика чараларын һәм гамәлдәге чикләүләрне үтәү. Шуңа күрә без чикләүләрне бетерү буенча бернинди тәкъдимнәр дә бирә алмыйбыз», – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Хәзерге вакытта Татарстанда 141628 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Шуларның 92556сы прививканың икенче дозасын алган. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада вакцинаның икенче дозасын кадаткан кешеләр арасында коронавирус йоктырган кешеләр юк. Шулай да беренче мәртәбә прививка кадатучылар арасында берничә очрак билгеле икән. Бу уңайдан:

– Прививка тулаем вирустан саклый димибез. Ул, иң беренче чиратта, авыруның катлаулы формасыннан, үлем очракларыннан коткарып кала. Авыру эләксә дә, ул җиңел узачак, – дип өстәде Любовь Авдонина.

Сүз уңаеннан, коронавирусның авыр формасы белән чирләүчеләр өлеше әле һаман да күп икән.

– Март аенда чирне авыр кичерүчеләр саны артты. Февральдә бу күрсәткеч 3,4 процент иде, мартта – 4,8, – диде Любовь Авдонина.

Сөендерерлек яңалык та бар: 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар кими башлаган. Чир йоктыру очраклары 18 процентка кимегән.

Роспотребнадзор вәкилләре сәүдә нокталарын, оешма-предприятиеләрне тикшерүне дәвам итә. Билгеле булганча, коронавируска бәйле таләпләрне үтәмәгәннәренә штраф яисә эшчәнлекне туктату яный.

– 2386 объектны тикшердек. Бер ай эчендә хокук бозулар 155 оешмада ачыкланды. Бу – гомуми санның 6,5 проценты. Хокук бозучылар 1,5 млн сумлык штрафка тартылды. Иң еш кагыйдә бозучылар – сәнәгать предприятиеләре һәм туклану нокталары, – дип сөйләде Любовь Авдонина.

Тәртип бозучылар арасында эшчәнлеген туктатырга туры килгән 8 предприятие бар. Алар арасында ике кафе, биш кибет һәм бер шәхси медицина оешмасы. Авдонина аңлатканча, кагыйдә бозулар исемлеге барысы өчен дә бертөрле диярлек: дистанция сакланмый, битлекләрне тиешле таләпләр буенча утильләштермәү, җиһазларны һәм өслекләрне эшкәртмәү, шәхси саклану чараларын кулланмау.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү