Иннополиста «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия конкурсының финалы башланды

Иннополиста «Цифрлы алгарыш» Бөтенроссия конкурсының финалы уза. Финалда 1300дән артык IT-белгеч катнаша. Алар цифрлаштыру өлкәсендә катлаулы һәм кызыклы 12 кейсны чишәчәк һәм 24 миллион сумлык приз фонды өчен көрәшәчәк.

– Татарстан инде берничә ел идарә итү һәм хуҗалык процессларын цифрлаштыру буенча лидерларның берсе булып тора. Шуңа күрә Татарстанның бөтен илдән килгән иң яхшы IT-белгечләрне җыя торган «Цифрлы алгарыш» конкурсын кабул итүе очраклы түгел, – диде Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко.
Аның әйтүенчә, проектның өч сезонында барлыгы 250 меңнән артык кеше катнашкан. Быел катнашучылар саны – 110 мең.
Конкурсның беренче көнендә катнашучылар һәм кунаклар төрле тармакларны цифрлаштыруның заманча тенденцияләре һәм Россиядә мәгълүмати технологияләрне үстерү турында фикер алышты. Шулай ук узган ярымфиналга йомгак ясадылар һәм финалга яңа бурычлар билгеләделәр.
– Татарстан – яңа технологияләр кертү буенча лидер һәм яхшы үрнәк кенә түгел, ә безнең өлкәне үзгәртү һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен башлангыч нокта да булды, – диде Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев.
Финал катнаш форматта уза. Кайбер катнашучылар Иннополиска килеп, башкалары онлайн рәвештә чыгыш ясый.
Татарстаннан финалга 8 команда үткән, шуларның 2се Иннополиста көч сынашачак. Ульян өлкәсеннән килгән команда видеоматериалны текстка күчерү проектын эшләячәк. Иннополис университетында укучылар командасы кешенең цифрлы образын булдыру буенча сервис эшләү белән шөгыльләнәчәк.
– Бу проект киләчәк кенә түгел, үткән һәм бүгенге көн турында да. Без барыбыз да төрле мәгълүмат белән эш итәбез, комментарийлар язып калдырабыз. Кайчагында кешегә әйткән сүзе өчен оят та була, – дип сөйләде команда вәкиле Владимир Куров.

Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү