Апрельдән Татарстанда яңа туристик маршрут эшли башлаячак

26 апрельдән Татарстанда яңа тарихи туристик маршрут эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы вакытында республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, Чистай һәм Биләр шәһәрләрен туристик яктан үстерү — мөһим бурычларның берсе.

— 26 апрельдән яңа тарихи туристик маршрут эшли башлаячак. Ул Чистай, Биләр һәм Болгар шәһәрләрен колачлаячак, ике көн дәвам итәчәк, — диде Ирада Әюпова.

Аның сүзләренә караганда, Биләр дә, Чистай да тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәгән, бу җәһәттән галимнәрнең, аерым алганда, археологларның игътибары кирәк.


Фикер өстәү