«Олы яшьтәгеләрне ник яралар? Үлгән кешегә дә, тере кешегә дә рәт юк»

– Безнең авылда 12 нче мартта 90 яшьлек бабай – Мөнәвир абый вафат булды. Бабайны моргка алып китеп, 13 нче март көнне төштән соң гына ярып бирделәр. Кичке бишенче яртыда өенә алып кайттылар. Юып, кәфенләп, ишегалдына алып чыкканда, авыз ачарга вакыт җиткән иде.

Бу беренче генә очрак түгел. Олы яшьтәгеләрне ник яралар? Үлгән кешегә дә, тере кешегә дә рәт юк. Бакыйлыкка күчкән кешеләрне шулай төнлә җирләргә микәнни хәзер? Зәй шәһәрендәге тәртипсезлекне туктатырга кирәк. 

Гүзәл. Зәй районының Куш-Елга авылы

Редакциядән. Охшаш сорауга җавапны газетабызның 8 март санында биргән идек. 16 февраль санында чыккан «Югалту ачысы» язмасында исә мәетне ярдыру тәртибе, бу мәсьәләгә карата белгечләрнең фикерләрен туплап, зур язма әзерләдек. Канун һәм дини тәртипләр Зәйдә дә, башка районнарда да бер булырга тиеш дип беләбез.


Фикер өстәү