Казанда кульязма Корьән языла башлады

Казанда кульязма Корьәнне яза башладылар. Әлеге проект Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлана.

Кол Шәриф мәчетендә узган тантаналы чарада Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга жыелган мөфтиләр дә катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, Коръәннең бер битен күчереп язу өчен якынча ике көн вакыт кирәк. Аннары аны тикшереп, кирәк икән, төзәтмәләр дә кертәсе булачак. Шул рәвешле кульязма Корьәнне тулысынча күчереп язу өчен, ким дигәндә, ике-өч ел вакыт кирәк булыр дип фаразлыйлар.

«Ислам каллиграфиясе дгән мөһим фән булган, без кириллицага күчкәч, бу фән онытылды, югалды. Бу фәннең нигезе –  Коръән язуы. Галимнәр халкыбызда булган, Коръән бик күп тапкыр кулдан язылган. 1803 елдан алып Коръән басыла башлады, Казанда 172 тапкыр басмага бирелде. Ләкин нишләптер фән югалды. Фәнне яңартып, бу эшне башлыйбыз», — диде мөфти.


Фикер өстәү