Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Һәр әйтәсе сүзебез дөнья ахирәте өчен файдалы булырга тиеш»

«Гайбәтче булыр өчен гайбәт сүзне ишетү дә җитә. Белмичә сөйләүдән сакланырга кирәк», — диде Татарстан мөфтие.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә гает вәгазен Рамазан аеның тәмам булуын билгеләп үтте һәм гайбәттән сакланырга чакырды, дип яза Татар-информ.

«Рамазан ае бетте дип, әҗер-савапларны юк итмик. Рамазан аенда гына гыйбадәт кылып, гөнаһларга кайту — зур хата. Мөселман булу Рамазан ае белән генә бәйле түгел», — дип билгеләп үтте ул.

Хәзрәт гайбәтнең кагыйдәләрен искә төшерде. «Гайбәт булу өчен ике шарт кирәк: кеше үзе булмаган урында сүз әйтү һәм аны үпкәләтә торган сүз булу. Кемдер хак һәм ялган сүзләр сөйләсә, ул гайбәт сөйли булып чыга. Гайбәтче булыр өчен гайбәт сүзне ишетү дә җитә. Белмичә сөйләүдән сакланырга кирәк. Кешенең гаебен исбатланмыйча, аны гаепле дип танырга ярамый. Кемнедер гаеплисез икән, моңа дәлил китерергә кирәк», — диде ул вәгазендә.

Хәзрәт фикеренчә, кеше сөйли дип, һәр таратылган мәгълүматка ышанырга ярамый, аның чыганагын белергә кирәк.

«Гайбәтнең хәрам булмаган очраклары бар: бер кешенең хаксызлыгын төзәтү өчен, кешене тәртипкә кертә торган сүз әйтсәң ярый. Кемдер никах, сату-алу кебек мәсьәләләр буенча, теге яки кеше турында сүз сораса, яки начар гамәл кылган кешедән сак торырга кирәклеге турында кисәтергә мөмкин. Мыскылламыйча кемнедер сурәтләргә кирәк булса, гайбәт булмый. Ачыктан-ачык гөнаһ кылган һәм гөнаһы белән мактанып йөргән кешеләрне тәнкыйтьләргә мөмкин. Фаразлар тыелган. Нәфескә бирелмичә, файдага ният белән сөйләнергә тиеш», — ди ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин гайбәт гафу ителсен өчен тәүбә итәргә кирәклеген әйтте. «Беребез дә фәрештә түгел, барыбыз да гөнаһлы. Раббыбыз гафу итүче, гафу сораучыларны ярата. Гайбәттән арыну өчен өч тәүбә кирәк. Үз ялганыңны танырга, гайбәт сөйләгән кешедән гафу сорарга, аннан соң Аллаһы Тәгалә каршында тәүбә итү. Рәсүлебез (с.г.в.) гайбәт зинадан да яманрак, дип әйткән», — дип искәртте ул.

«Гайбәтне үзе сөйләмәсә дә, аны тыңлап утырган кеше моны туктатмаса, үзе дә гайбәтче санала. Әгәр кешене туктатып булмаса, шул урыннан чыгып китәргә һәм дога кылырга кирәк. Гайбәтченең игелекләре «чәйнәлгән кеше»гә языла. Һәр әйтәсе сүзебез дөнья ахирәте өчен файдалы булырга тиеш», — диде хәзрәт.

Соңыннан ике рәкәгать гает намазы укылды. Гает намазында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һ.б. катнашты.

  • Бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтелде. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында карап булды.

Фикер өстәү