Иртәгә мөселман халкы Ураза гаетен бәйрәм итә. ТНВ каналы Галиев мәчетеннән туры трансляция алып барачак.
Бәйрәм вәгазен Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый.
Бәйрәм Республиканың шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак. Авыл җирлекләренә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдиме бар. 6:50 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналарында туры трансляция башланачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat