Республика шәһәрләрендә һәм авылларында Гаетне балалар һәм гаилә бәйрәмнәре белән билгеләп үтәчәкләр

21-23 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр аларны традицион рәвештә парк территорияләрендә һәм мәчетләр янында үткәрәчәк.

Кунаклар өчен конкурслар, викториналар, эстафеталар, батутлар, милли уеннар һәм спорт ярышлары, мәдәни программа, шулай ук тәмле пылау, коймак, тәм-томнар һәм чәй әзерләнгән. Моннан тыш, сәүдә нокталары да эшләячәк – анда хәләл товарларны кулай бәядән сатып алырга мөмкин булачак. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк.

Ураза бәйрәме уңаеннан Гаилә бәйрәмнәре Әлки, Әтнә, Чирмешән, Кукмара, Арча, Алабуга, Чүпрәле, Әгерҗе, Мөслим, Баулы, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч районнарында, шулай ук Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск һәм Менделеевск шәһәрләрендә планлаштырылган.

Әйтик, 21 апрельдә казанлыларны «Әхмәдзәки», «Гаилә», «Гадел», «Ислам», «Сәлах», «Рәхмәтулла», «Туган авылым», «Әхтәм», «Рамазан», Әмәт бистәсе мәчетләрендә көтәләр. Ә Нагорный бистәсенең «Иман нуры» мәчете «Кечкенә принц» паркына  чакыра: монда халыкны күңел ачу программасы, бушлай мастер-класслар һәм иҗат остаханәләре көтә.

Ураза гаете көнне Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә “Гает моңы” бәйрәме узачак. Ул “Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенең гала-концерты да булып, анда бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылачак.

Кайбер мөхтәсибәтләрдә Ураза бәйрәме хөрмәтенә гаилә бәйрәмнәре зур итеп уздырылачак. Мәсәлән, 21 апрельдә Лаеш мөхтәсибәтендә балалар бәйрәмнәре берьюлы берничә урында — Нармонка, Лаеш, Зур Кабан, Каип мәчетләре мәхәлләләрендә оештырыла. Әлмәт мөхтәсибәте дә гаилә бәйрәменә Җәмигъ мәчеткә һәм шәһәр паркына чакыра. Әгерҗе мөхтәсибәтендә мондый чаралар 21 һәм 22 апрельдә ике көн дәвамында узачак. Беренче көнне оештыручылар Ямурза авылына Шалкан басуында уза торган чарага чакыралар, анда балалар төрле кызыклы уеннарда катнаша, батутларда сикерә, карусельләрдә һәм атларга атланып йөри, велосипедларда ярыша, попкорн һәм хуш исле шулпа белән сыйлана алачак. Ә 22 апрельдә Әгерҗе шәһәренең «Яшьлек» паркында робот-трансформерлар белән кызыклы программа көтелә.

Кайбер мөхтәсибәтләр үзләренең кызыклы программасы белән җәлеп итә. Мәсәлән, Әлки районында Ураза бәйрәме кысаларында балалар һәм яшьләр арасында Коръән уку буенча конкурс үткәреләчәк. Ә спорт программасына йөгерү, мини-футбол, капчыкларда сикерү, ислам нигезләре буенча викторина кертелгән.


Фикер өстәү