«Дустыма бурычка акча биреп торган идем. Ничек кайтарырга?»

– Дустыма бурычка акча биреп торган идем. Ике айдан кайтарам дип алган иде. Дүрт ай үтте, әҗәтен һаман кайтарырга җыенмый. Якын кешем булгач, кәгазьләр яздыртып, распискалар алып тормаган идем, сүзенә генә ышандым. Хәзер мин бу акчаны ничек кире ала алам икән? «Ватсап»та әҗәт бирү-алу турында язышуыбыз әле дә саклана. Аны дәлил буларак куллана аламмы?

Исемем редакция өчен генә

«ВТ» юристы Булат Закиров:

Закон нигезендә, 10000 сумга кадәр булган бурычны язма килешү яки расписка кәгазе белән рәсмиләштерү мәҗбүри түгел. Яклар моны үз теләкләре буенча эшләргә хокуклы. Әгәр бер физик зат икенчесенә бурычка 10 мең сумнан артык акча бирсә, килешүнең гади язма формасын үтәү мәҗбүри шарт булып тора (РФ Гражданнар кодексының 808 нче маддәсе). Әгәр дә сез распискасыз гына бурычка 10 мең сумга кадәр акча биргән булсагыз, бу кешегә акча биреп торуыгызны судта шаһитлар ярдәмендә расларга мөмкин. Әгәр дә бурыч суммасы 10 мең сумнан артык булса, шаһитлар күрсәтмәсеннән тыш, акчаны картага яки счетка күчерү турында чеклар, бурычка алучы белән язышу һ. б. да дәлил булачак.


Фикер өстәү