20 апрель тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә Донор көне

Донор көне 2007 елның 20 февралендә Дәүләт Думасында кабул ителә. Датасы очраклы гына сайланмый. 1832 елның 20 апрелендә акушер Андрей Вольф Санкт Петербургта беренче тапкыр кан бирә.

Россиядә ел саен 1,5 млн кеше канга мохтаҗлык кичерә. «Тормыш бүләк ит» хәйрия оешмасы мәгълүматларына караганда, илебездә уртача 1000 кешегә 40 донор кирәк. Кызганыч, бу сан әлегә 14 не генә тәшкил итә.

Кытай теле көне

БМО инициативасы белән гамәлгә куела. Кытай теле рус, инглиз, гарәп, испан һәм француз теле белән бергә БМОның рәсми теле булып санала. Дөньяда кытай телендә 1,3 млд кеше сөйләшә.

Күренекле кешеләр

90 ел элек (1933) Максим Горький инициативасы белән «Күренекле кешеләр тормышы» сериясе  яңадан чыга башлый. Бу серияне 1890 елны нәшир һәм мәгърифәтче Флорентий Павленков гамәлгә куя. Китаплар чыгу 1915 елга кадәр дәвам итә. Максим Горький торгызу эшен 1916 елда ук  планлаштыра, әмма революция белән Гражданнар сугышы тоткарлык китереп чыгара. 1933 елда беренче серия Генрих Гейнега багышлана. Журналга эләккән геройлар арасында Габдулла Тукай да була. 2001 елда сериянең меңенче томы дөнья күрә.

Себерне үзләштерү

180 ел элек (1843) җирләрне үзләштерү өчен крестьяннарны Себергә күчерү турында указга кул куела. XIX гасырның урталарына кадәр анда сөргенгә китүчеләрне генә озатканнар. Ә указ чыкканнан соң, күченүчеләр ирекле булып, аларга җир, йорт хайваннары, акча һәм бик зур льготалар бирелә. 11 ел эчендә бу мөмкинлектән 90,6 мең крестьян файдалана.

Казанда – футбол  клубы

1958 елның 20 апреле – «Рубин» футбол клубын оештыруның рәсми датасы. Башта ул «Искра» дип атала һәм Горбунов исемендәге 22 нче Казан авиация заводы базасында оештырыла. Беренче тапкыр «Искра» 20 апрельдә Херсонда уйный, «Спартак»ка 2:4 исәбе белән оттыра. Беренче сезонны ул 14 нче урында тәмамлый. Ә 1964 елда клуб «Рубин» исемен ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү