Бер ана пневмониядән үлгән 4 айлык сабыен чүп савытына ташлап качкан

Пневмониядән вафат булган кечкенә улын чүп контейнерына ташлап качкан Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын-кызны Самара өлкәсендә тоткарлаганнар. Бу хакта җирле тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бузулук шәһәренең коммуналь хуҗалык хезмәткәре дүрт айлык баланың гәүдәсен торак йорт янындагы чүп контейнерында тапкан. Экспертлар сабыйның пневмониядән үлгәнлеген ачыклаган, аның тәнендә бернинди җәрәхәтләр дә табылмаган.

Кыска вакыт эчендә баланың гәүдәсен контейнерга ташлаучы хатын-кызның шәхесен ачыклаганнар.  Эзләү башлангач, хатын Самара өлкәсенең Кинель шәһәрендә тоткарланган. Гаепләнүче Россия Тикшерү комитетының территориаль тикшерү бүлегенә китерелгән, дип хәбәр итә чыганак.


Фикер өстәү