Татарстан мәчетләрендә Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибе билгеле

Иртәгә – 10 апрельдә Татарстанның барлык мәчетләрендә мөселманнарның бөек бәйрәме – Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Гает республика шәһәрләре мәчетләрендә иртәнге 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләре укудан башланып, 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Бәйрәм намазы 7.30 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.
Авыл мәчетләрендә исә кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач бәйрәм намазын уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета” һәм “Хозур ТВ” телеканалларында туры эфир аша күрсәтеләчәк.
Шулай ук “Хозур ТВ” телеканалының YouTube-каналы аша да бәйрәм чараларын күзәтеп барырга мөмкин булачак.

 


Фикер өстәү