Җәйгә чыгу. «ВТ» хәбәрчесе тәгәрмәч алмаштыручылар һәм сатучылар белән сөйләште

Ниһаять, календарьда гына түгел, урамда да – яз. Димәк, машина «кием»ен дә алмаштырырга вакыт. Белгечләр әйтүенчә, бер ел эчендә илдә җәйге шин бәяләре 40 процентка кыйммәтләнгән. Автомобильгә сервис хезмәте күрсәтү нокталарында эшләүчеләр исә учларын ышкып, «урак өсте» башланганны көтә. Җәйге тәгәрмәчкә күчү күпмегә төшә? Чит илнекенә алмашка килгән Кытай резинасына ышаныч бармы? «ВТ» хәбәрчесе тәгәрмәч алмаштыручылар һәм сатучылар белән сөйләште.

Түләсәң, саклыйлар да

Быел озын-озаклап кына килгән яз кәефе машина йөртүчеләргә дә күчкән, ахры. Руль артындагылар җәйге тәгәрмәчкә күчәргә ашыкмый, ди башкаладагы шиномонтажларның берсендә эшләүче Айнур Хәбиров.

– Әлегә бернинди дә ыгы-зыгы юк. Көтәбез. Бу атнада машина тәгәрмәчләрен күпләп алмаштыра башларлар инде. Көннәр җылытты бит, – ди ул. – Машиналар чиратка тезелә башлагач, төнлә дә эшлибез. Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр уртача 200–400 сумга кыйммәтләнде.

Бәяләрне без дә белештек. Исеме таныш булган сервис хезмәте челтәрендә күп иномаркалар чаптырган 16 радиуслы дүрт тәгәрмәч резинасын 2580 сумга алмаштырып бирергә вәгъдә иттеләр. Юлда куркынычсызрак булсын һәм көпчәк һава чыгармасын дисәгез, аның кырыйларын герметик белән сылап чыгарга да мөмкиннәр. Бу очракта һәр тәгәрмәч өчен өстәп 200 сум түлисе. «Кышкысын куеп торырга урыныгыз булмаса, аны бездә сакларга калдыра аласыз, – дип бәя күтәрүен дәвам итте үзен Артур дип таныштырган сервис хезмәткәре. – Тәгәрмәчләрне 6–8 айга кадәр саклыйбыз. Өйдә яки сарайда бер-берсе өстендә ятып, аларның формасы үзгәрергә мөмкин. Ә бездә барысы да тиешле таләпләргә туры килә. Тәгәрмәчләргә кояш нурлары төшми, дымлылыкны да саклыйбыз. Дүрт тәгәрмәч өчен нибары 3500 сум түлисе». Болар «ВТ» хезмәткәренең җәяү йөргәнен белмиләр шул. Гап-гади шиномонтажда җәйге резинага күчкән өчен 2 мең сум акча сорадылар. Быел бәяләр әнә шул чама. Тәгәрмәчне үзең алмаштырсаң да була. Аның каравы, акча янда кала.

Кояштан рөхсәт

Җитештерүчеләр кышкы резинадан җәйгесенә тәүлеклек уртача һава температурасы 5–7 градуска җиткәч күчәргә киңәш итә. Бу атнада 0 градус чиген узачакбыз, дип вәгъдә итә синоптиклар. Ягъни төнлә дә термометр баганасы «+» тамгасы күрсәтәчәк.

– Татарстанда җылытачак. Инде хәзер үк һава температурасы уртача климатик нормадан 5 градуска югарырак. Бу вакытта термометр баганасы 1 градус тирәсендә тирбәлергә тиеш, – ди метеоролог, КФУ галиме Юрий Переведенцев. – Тәрәзә артындагы һава торышы – апрель азагы күренеше.

Хәер, табигатьнекен белеп бетереп тә булмый. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, июньнең беренче яртысына кадәр кырау төшәргә мөмкин.

Утыз елдан артык машина йөртүче Мансур Гатауллин исә, бу эштә ашыгудан файда юк, дигән фикердә. «Шәһәр эчендә яки көндез генә йөрсәң, җәйге тәгәрмәчкә күчсәң дә була. Ә менә ерак араларга йөрүчеләргә апрель азагына кадәр сабыр итәргә киңәш итәм. Хәзер юллардагы реагентлар яңгыр белән дә, язгы сулар белән дә юылып бетте. Төнлә кинәттән суытып җибәрсә, юллар тоташ боз булачак», – ди ул.

Шунысы да бар: узган елның көзеннән бирле җәйге чорда – кышкы, ә кышын җәйге резинада йөргән өчен штраф салалар. Әлеге кагыйдә яз-көз айларына кагылмый. Машина йөртүчеләргә 500 сум штраф яный. Шулай ук, резинадагы протекторның тирәнлеге 1,6 миллиметрдан кимрәк булса, бер күчәргә төрле шиннар куелса да, шундый ук җәза каралган.

Кытай эзе

«НАПИ» маркетинг агентлыгы мәгълүматларына караганда, бер ел эчендә илдә җәйге шин бәяләре 40 процентка кыйммәтләнгән. Республикада исә ел башыннан бирле әлеге күрсәткеч 21 процентка арткан, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Әлеге саннарга ышансаң, дүрт тәгәрмәчкә яңа резина уртача 23,6 мең сумга төшә.

– Бәяләр төрле. Мәсәлән, безнең илдән киткән «Michelin» кебек чит ил брендлары бик кыйммәтләнде. Алар юк та әле, заказ биреп кенә кайтарабыз, – ди башкаладагы «Вершина» кибетендә сатучы Тимур Сәмигуллин. – Әмма бернинди дә кытлык юк. Машина базарындагы кебек үк, бушап калган киштәләрне Кытай продукциясе яулый. Баштарак халык мондый резинага шикләнеп караса, хәзер ышаныч арта. Аларның төрлесе бар, билгеле. Сыйфаты начар түгел. Үзем дә быелгы салкын кышны Кытай тәгәрмәчендә чыктым, бернинди дә аермасын сизмәдем.

Шиномонтаж хезмәткәрләре тагын бер нәрсәгә игътибарны җәлеп итте: элек кышкы тәгәрмәчне 3–4 елдан яңасына алмаштырсалар, хәзер машина йөртүчеләр искедән котылырга ашыкмый. «Дошиповка, ягъни тәгәрмәчтә коелган шипларны яңарту хезмәтенә ихтыяҗ артты. Тимер «төймә»нең берсе 25 сум тора. Бер тәгәрмәчтә 120ләп шип бар», – ди Айнур Хәбиров.

Иске дигәннән, кулланышта булган автомобиль резинасын болай гына урамдагы чүплеккә чыгарып атарга ярамый. Закон нигезендә ул IV класслы куркыныч көнкүреш калдыгы булып санала. Аны утильләштерү өчен автомобиль хуҗасы үзе җаваплы. Иске резина тапшыру өчен махсус контейнерларны шиномонтаж яки ягулык салу станцияләре янында очратырга мөмкин. Россия экология операторы хәбәр итүенчә, илдә елына 500 мең тонна иске шин утильләштерелә.

Иске шиннардан койма, чәчәк чүлмәге яки «аккош»лар да ясарга ярамый. 2021 елда кабул ителгән федераль закон нигезендә, бакчада мондый эшләр белән мәш килеп яткан өчен физик затларга 2 мең сум штраф яный. Икенче тапкыр тотылсагыз, штраф күләме 3 мең сумга кадәр артачак. Ә юридик затларга резинадан ясалган «матурлык» өчен 250 мең сумга кадәр акча чыгарып бирергә туры киләчәк.


Фикер өстәү