Азык-төлек бәяләре артмасмы?

Узган атна алып килгән өлешчә мобилизация турындагы хәбәр халыкның бер өлешен кабаттан кибетләргә китерде. Капчык-капчык он, шикәр, ярма ташучылар күп булмаса да, азык-төлеккә мохтаҗлык башланмасмы, дип шикләнүчеләр бар. Кибетләр тирәсендә ыгы-зыгы тудырырлык сәбәп бармы? Без азык-төлек базарындагы гомуми вазгыятькә күзәтү ясадык.

Ыгы-зыгы юк

– Узган атнада күршем шикәр бәясе 100 сумнан артып киткән дигәч, шунда ук кибетләргә бардым. Дөрес, андый бәягә шикәр күрмәдем. Бер кибеттән – 64, икенчесеннән 68 сумга алып кайттым. Ул көнне шактый кибеттә булдым мин. Киштәләр шактый бушаганнарын да очратырга туры килде. Тик шикәрдән кала башка бөтен төр продукция дә җитәрлек иде. Аңлавымча, шикәрне дә киштәләргә тезеп кенә өлгермәгәннәр иде, – ди Казанда яшәүче Алсу Хәкимова.

Узган атнада шуңа охшаш хәлләр районнарда да күзәтелгән булып чыкты. Мәсәлән, безгә килеп ирешкән хәбәрләр буенча, Сабада халык он, шикәр, макарон, дөге, карабодай һәм башка ярмаларны складлардан капчыклап ташыган.

Башкала кибетләрендәге хәлләрне күреп, бәяләр өчен берничәсенә үзебез дә кереп чыктык. Күзәтү өчен Әмирхан, Ямашев проспектларындагы «Магнит», «Пятерочка», Ершов урамындагы «Бәхетле» кибетләрен сайладык.

Бер генә кибеттә дә чиратта торган, ыгы-зыгы тудырган халыкны күрмәдек. Тик «Пятерочка» кибете сатучысы Марат Аксанов әйтүенчә, соңгы берничә көндә кибеттә шикәр беткән.

– Тоз, он, ярмалар – барысы да бар. Ә менә шикәр бөтенләй юк. Сәбәпләрен әйтә алмыйм, узган атнада халык шактый күпләп алды. Тик март ае белән чагыштырганда, сорау ул дәрәҗәдә зур булмады. Җомга көнне шикәрнең бәясе 59 сум иде. Аңа кадәр 64-67 сум булды, – диде ул.

Ни гаҗәп, шикәрне без «Магнит» кибетендә дә таба алмадык.

– Дүрт көн китермиләр инде аны. Кичә машина юк, дип әйткәннәр иде. Бүген хәбәр булмады әле, – диде безгә менеджер. – Соңгы тапкыр ничә сумнан сатылган булгандыр, әйтә алмыйм, чөнки хәзер аларның бәяләрен истә калдырып була торган түгел. Ике көн саен алышына. Ялгышмасам, 59 сум да, 64 сум да булды. Элек мин «Бәхетле» кибетендә эшләдем. Анда бәяләр бу кадәр үк тотрыксыз түгел иде. Ике ай тирәсе шул бер бәя саклана иде. Хәзер бер нәрсәне дә истә калдыра торган түгел, без инде хәтердә сакларга тырышмыйбыз да. Безнең кибеттә соңгы айларда товар бәяләре чамадан тыш артты дип әйтеп булмый. Берничә сумга я күтәрелә, я төшә. Узган атнада да, монысында да халыкның күпләп товар алуы сизелмәде.

Берничә кибеттә таба алмаган шикәрне «Бәхетле»дә таптык барыбер. Биредә аның бер килограммын 84 сумнан саталар иде.

Димәк, кибетләр тирәсендә ыгы-зыгы юк, азык-төлек җитәрлек. Узган атнада, мобилизация турындагы хәбәрдән соң кузгалыш бераз булса да, тиз арада сүрелгән. Шушы ук фикерне Казанның Тихорецкая урамындагы күпләп сату складларында эшләүче менеджер Александр Билалов та куәтләде.

– Берара халык капчыклап он, шикәр, ярмалар сатып алды, тик озакка бармады ул. Бернигә дә кытлык юк. Сорау зур булгач, ике көн киштәләрне тутырырга гына өлгермәдек. Бүген инде элеккечә эшлибез, – диде ул.

Кайбыч районы Мәлки авылы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Салават Халиков та районда азык-төлек белән тәэмин итүдә бернинди дә проблема юклыгын әйтте.

– Хәтта язын башка җирләрдә күзәтелгән ыгы-зыгы да булмады бездә. Кибетләрдә барлык төр ризык та бар. Халык үз көе белән килеп ала. Шикәре дә, оны да, ярмалары да җитәрлек. Бездә халык ярмаларны кибеттән гомумән сирәк ала. Агрофирмалар хезмәт хакы исәбенә бирә. Кибеттән алган очракта да, күпләп ташымыйлар. Бәяләр дә бер урында тора. Шикәргә бәя, киресенчә, төште, – диде ул.

Шулай да кайбер кибетләрдә ни сәбәпле шикәр юк? Әлеге сорауны республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юлладык.

– Дөресен әйткәндә, мондый проблема барлыгы турында беренче тапкыр ишетәбез. Кибетләргә анализ ясарбыз, тикшерербез һәм шуннан соң сезгә хәбәр итәрбез. Сатып алучылар киштәләрне бушаткач, кибет хезмәткәрләре аларны кабат тутырырга өлгерми. Кайвакыт киштәләрнең буш булуы шуның белән генә бәйле. Бәлки монда да складлардан кайтарып өлгермәгәннәрдер. Әлеге вакытта бер генә продукциягә дә кытлык юк. Республика азык-төлек белән җитәрлек тәэмин ителгән. Төп продукция – ит, сөт, шикәр, ярмалар, яшелчә, кош ите, он – барысы да бар, – диделәр безгә министрлыкта.

Казан федераль университетының Идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох фикеренчә, халыкта «массага кушылу» күренеше көчле.

– Халык дөрес булмаган хәбәрне я вазгыятьне белеп бетермичә, яки хәлне тагын да кискенләштерер өчен махсус тарата. Шуңа күрә коткыга бирелүнең бер мәгънәсе дә юк. Әлеге вакытта сату челтәрләрендәге вазгыять үзгәрер өчен бер сәбәп тә юк, – дип ышандырды ул.

Кесә ягы такыр

Быел Россия базарында дөнья хәлләре, яңалыклар фонында бик зур ыгы-зыгы булган иде инде. Хәтерләсәгез, 24 февральдән соң, халык товарлар кытлыгыннан һәм бәяләр артудан куркып, беренче чиратта кирәкле товарларны әрҗә-әрҗә, капчык-капчык ташыды. Кибет киштәләре вакытлыча бушап торды да, складлардан кабат кайтарып тутырдылар. Кыскасы, шулкадәр ыгы-зыгы булса да, азык-төлек базарына авырлык килмәде, халык он, ярма, шикәргә тилмермәде. Хәер, ул вакытта кешеләрнең җыеп калган запаслары әле дә җитәрлектер. Узган вакыйгалардан сабак алучылар да шактый булган, күрәсең. Мобилизация турындагы хәбәрләрдән соң бераз күтәрелеп, тиз арада сүрелгән ыгы-зыгының сәбәпләрен шулай дип тә аңлатырга мөмкин.

Белгечләр арасында, соңгы хәбәрләр, киресенчә, халыкны сакчыл булырга өйрәтергә мөмкин, дип санаучылар да бар. «Кешеләр тора-бара гаиләләренә югалту, кайгы килү мөмкинлеген аңлаячаклар һәм гаилә бюджетын уңга-сулга таратмыйча, булган акчаларын саклап калырга тырышачак. Кемдер инде илдән чыгып качты, кемдер башка илгә китү ягын караячак, кемдер баласын армиядән алып калу хәстәрен күрәчәк, кемдер гаиләнең төп туендыручысын югалтудан куркып, итәк-чабуын җыячак», – дип китерә Россия аналитикларының фикерен РБК басмасы.

Хәер, аналитик күзәтү нәтиҗәләре быелның августында ук инде Россиядә яшәүчеләрнең кием һәм техника алудан тыелып торып, күбрәк тамак ягын кайгыртуын күрсәткән. Мәсәлән, илдә техника һәм электроника сатудан кергән акча 18 процентка кимегән, ә кулланучылар 15 процентка кимрәк товар сатып алган. Уртача чек 9,9 мең сумны тәшкил иткән. Бу исә узган ел белән чагыштырганда, 11 процентка кимрәк. Үзәк банк белгечләре мондый күренешне россиялеләрнең борчылулары һәм акчаны исраф итмәскә тырышулары белән бәйләп аңлаткан.

Финанс белгече Сирин Зарипов та, быел россиялеләрнең, шул исәптән татарстанлыларның да, сатып алу мөмкинлеге сизелерлек кимегәнлеген әйтте.

– Моның беренче сәбәбе – керемнәрнең артмавы. Икенчесе – зур инфляция, чөнки күп кенә җитештерүчеләр үз товарларын Россиядән алып чыгып китте һәм логистик бәйләнешләр үзгәреп, эшмәкәрләргә озынрак юл сайларга туры килде. Бу да товарның ахыргы бәясенә йогынты ясый, – диде ул.

Белгеч фикеренчә, илдәге соңгы вакыйгалар, ягъни мобилизация дә халыкның икътисади хәленә йогынты ясамыйча калмаячак.

– Мобилизация күпчелек халык өчен шок булды, алар аңа әзер түгел иде. Беренче көннәрдә үк кешеләр банкоматларга йөгерде, акчаларын ала башлады. Ләкин бу күренеш тиз арада сүрелде, хәзер андый хәл күзәтелми. Шулай ук күп кешенең илне калдырып чыгып китүен дә күреп, ишетеп торабыз. Алар арасында мобилизациягә яраклы ир-атлар күп. Дөрес, гаиләләр белән китүчеләр дә бар. Аларга чит илдә нинди дә булса акчага яшәргә кирәк бит. Шунлыктан кемдер фатирын арендага бирәчәк яки сатачак. Шул сәбәпле бездә фатирга тәкъдим артып, милеккә бәяләр бер урында торырга яки аска тәгәрәргә мөмкин. Моннан тыш, халыкның «кара көн»нәргә әзерләнә башлавы да бар. Андыйлар гадәттә капчык-капчык он, ярма артыннан кибеткә йөгерәчәк, – ди Сирин Зарипов.

Бәяләр

Азык-төлек базарына күзәтү ясарга алынганбыз икән инде, бәяләргә дә күз салу урынлы булыр. Росстат бәяләрнең 18 атна тотрыклы торганнан соң, узган атнада кайбер төр товарларга бәяләр артуын әйтә. Беренче чиратта, кыяр һәм помидор кыйммәтләнгән.

Аның каравы соңгы көннәрдә шикәргә бәя төшү күзәтелә. Ул быелның июне белән чагыштырганда 4 процентка кимеде. Ләкин узган елның декабре белән чагыштырганда, шикәр 34 процентка кыйммәтләнеп, бәясе арткан продуктлар исемлегендә лидер булып тора.

Продукция атамасы 19.09.22 26.09.22 Бер атнада булган үзгәреш (сумнарда) Бер айда булган үзгәреш (сумнарда) Ел башыннан үзгәреш

(сумнарда)

Ике айда булган үзгәреш (сумнарда) Узган ел белән чагыштырганда үзгәреш (сумнарда)
Сыер ите (сөяксез иттән башка) 485,1 484,8 -0,2 -1,1 81,0 1,8 103,8
Тавык (ботыннан тыш) 154,3 155,6 1,4 -1,8 — 6 -6,4 -1,1
Йомырка 60,9 61,3 0,4 1,7 -19,1 0,1 4,5
Атланмай 666,1 666,2 -0,8 — 4,2 86,4 -1,2 143,0
Шикәр 70,1 69,0 -1,1 -1.0 16,3 -0,5 21,4
Он 45,9 45,4 -0,5 -1,1 4,2 -3,2 10,1
Карабодай 100,9 96,8 -45,1 -6,8 -0,6 -12,5 11,1

Мәгълүматлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү