Яшь җырчы Динар Рәхмәтуллинның туганнары үлеме сәбәбен әйтергә теләми

Бүген яшь җырчы Динар Рәхмәтуллинның вафат булуы турында язган идек. «Интертат» хәбәрчесе аның үлеме сәбәбен ачыкларга теләп, туганы Диана Раимбекова белән элемтәгә чыккан. 

Якыннары әлегә Динарның үлеме сәбәбен сөйләргә теләми. «Полиция тикшерә», — дигән Диана.

Динарны иртәгә туган ягы Башкортстанның Янаул шәһәрендә җирләячәкләр. Диана сүзләренчә, Динарның җәсәден бүген Казаннан Янаулга алып кайталар.

Динарның дусты, продюсер, «Тайпан» төркемен оештыручы Роман Сергеев Динарның үзе күтәрелгән артист булуын әйтте. «Безне иҗат һәм бер үк юнәлештәге җырлар язу бәйли иде. Аның белән әле шушы көннәрдә генә трек яздырдык. Планнарыбызда әле бик күп җырлар яздыру иде. Әзер проектларыбыз да калды. Ләкин без аларны Динар истәлегенә дөньяга чыгарырбыз, туганнары каршы килмәс дип уйлыйм», — диде ул.

Романга да дустының үлеме сәбәбе билгеле түгел.  «Студиядә үлгән, дигән сүзләр дә йөри. Көн дәвамында барысы да билгеле булыр дип уйлыйбыз», — диде Роман. «ВКонтакте» төркемендә, танышлары студиядә мәетен тапканнар, дип язалар.

Динар Рахматуллин рус телендә җырлый иде. Аның «Мама», «Снова день, снова ночь» дигән популяр җырлары бар. Аның «ТикТок» аккаунтына ярты миллионга якын караучы язылган.

Динар Рахматуллинның үлеме турында рәсми мәгълүмат булмау сәбәпле, танышлары әлегә кадәр моңа ышана алмыйлар.

Динарның туганы халыкка мөрәҗәгать иткән. Ул бу хәлнең хайп булмавын, мондый әйбер белән шаяртырга ярамаганлыгын әйтә.

 


Фикер өстәү