Яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат

Татарстанда туып үскән яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат. Бу хакта җырчының шәхси аккаунты аша туганнары хәбәр итте.

— Бүген Динар вафат булды. Җомга көнне соңгы юлга озатабыз. Динарның иҗатын яраткан һәм хөрмәт иткән һәрбер кешегә рәхмәт белдерәбез, — диелә хәбәрдә.

Гаилә җырчының үлем сәбәбен белдермәскә карар кылган.

— Кызганычка каршы, үлем сәбәбен әйтә алмыйбыз. Безнең гаилә шулай хәл итте. Барысын да аңлап кабул итүегезне сорыйм, — ди җырчының туганы.

Динар Рахматуллин — Татарстанда туып үскән һәм рус телендә иҗат итүче яшь җырчы. 2019 елда «Мама», «Дорога» җырлары аша киң танылу алды.

 

 


Фикер өстәү