Язгы кояшка алданма: бит тиресен тәрбияләү буенча табиб-дерматолог Дарья Диярова киңәшләре

Бит тиресен һәрчак яшь, матур итеп саклыйсы килә. Бигрәк тә яз көне аеруча тәрбиягә мохтаҗ ул. Беренче язгы кояш нурларыннан ничек сакланырга? Кызынганда, каш ясыйм дип күз чыкмасын өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Табиб-дерматолог, косметолог Дарья Диярова язгы чорда тән тиресен тәрбияләү серләрен ачты.

* Кыштан язга күчкән мәл – тән тиресе өчен зур сынау чоры. Һава температурасы уйнау аркасында, ул корый, аеруча сизгергә әйләнә. Шуңа күрә яз көне тән, аеруча бит тиресе бозыла. Ул кубалаклана, күпме генә ял итсәң дә, йөздән арыганлык бетми. Шуңа күрә язын тән тиребез аеруча тәрбиягә мохтаҗ.

* Яз көне бит тиресен көнгә ике тапкыр чистартып, тоник сөртеп, дымландырып торырга кирәк. Әмма бу чистарткыч чаралар составында зур күләмдә кислота, ретинол һәм С витамины булмаска тиеш. Юкса тәндә пигмент таплары пәйда булачак. Бу чаралар бар да тиренең төренә карап сайланырга тиеш. Тән тиресен чистарткач, кояштан саклый торган крем да сөртеп куярга онытмагыз.

* Язгы кояш нурларын түземсезлек белән көтеп алабыз. Беренче карашка, ул бик файдалы кебек. Әмма чынлыкта язгы кояш нурлары җәйгесеннән дә катырак яндыра. Шуңа күрә язын кояшлы көндә кызынырга теләүчеләрнең тән тиресе пешәргә үк мөмкин. Моннан тыш, ультрашәмәхә нурлар тән тиресен вакытыннан алда картайта, анда җыерчыклар, пигмент таплары пәйда була.

* Кояш  UVA, UVB һәм UVC дип билгеләнгән нурлар тарата. Беренчесе безне ел әйләнәсе яктырта. UVB нурлар апрель – октябрь аралыгында аеруча көчле тәэсир итә. UVC нурлар исә җир өстенә үк барып җитми. Ультрашәмәхә нурлар ел әйләнәсе актив булгач, кояшка каршы кремны да ел буе сөртергә кирәк. Аны хәтта болытлы көннәрдә дә кулланасы була. Ник дигәндә, ультрашәмәхә нурлар болыт аша да үтә. Аннары кояшка каршы кремнар тире яман шешеннән дә саклый. Шуңа күрә аларны курыкмыйча кулланырга мөмкин.

* Акрынлап, кызыну чорына аяк басабыз. Моның да тәртибе бар. Кызынганда,  кояш нурлары тирене яндыра. Шул рәвешле, кояш нурлары астында озаграк торган саен, тән тиребез өчен җыерчыклар арту, пигментлар, тире яман шеше килеп чыгу  куркынычы арта дигән сүз. Күпләр организмга җитәрлек күләмдә Д витамины керсен өчен дип кызына. Әмма бу – ялгыш фикер. Тән тиресен кояш ашауга, ягъни ул кызарып, каралып китүгә үк, Д витамины эшләнеп чыгудан туктый.

* Соңгы арада күз төбендәге тән тиресен патч ярдәмендә дымландыру да популярлашып китте. Алар, дөрестән дә, битнең бу өлешен вакытлыча булса да дымланлыра, каралган күз төпләрен агартып җибәрә. Әмма аны чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Патчны атнага ике тапкырдан да ешрак кулланырга киңәш ителми.

* Тән тиресе матур һәм сәламәт булсын өчен, иң беренче чиратта, дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек рационда ит, йомырка, балык, углеводлар (ярмалар), майлар (җитен, үсемлек, авокадо майлары), клетчаткага бай ризыклар (яшелчә, җиләк-җимеш) булырга тиеш. Көн дәвамында чиста су эчәргә дә онытмагыз. Тән тиресен саклау һәм тәрбияләү өчен, баллы, камыр ризыкларыннан, ысланган, тозлы, ачы ризыклардан, каһвә белән газлы эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Сөт ризыкларын да чикләргә кирәк.

* Организмга тиешле витаминнар да кереп барырга тиеш. Әмма аларны теләсә ничек эчәргә ярамый. Табиб белән киңәшләшеп, махсус анализ ярдәмендә организмга конкрет кайсы витаминның җитмәвен төгәл ачыклагач кына кулланырга кирәк. Витаминнарның да даруханәдә сатылганын гына эчәргә киңәш итәр идем. Ник дигәндә, анда җентекле тикшеренү узган, сертификаты булган препаратлар гына сатыла.

Кояштан саклый торган кремнарны ничек дөрес сайларга?

– Кояштан саклану өчен SPF кремын сайлаганда, үз тиреңнең тибын һәм кайсы төбәккә барырга планлаштырылуын исәпкә алырга кирәк.

– SPF крем сөрткәннән соң, кояшта гадәттәгедән ун тапкыр озаграк була аласыз. Әйтик, «SPF 15» диелгән крем белән ак тәнле кеше кояшта 7 сәгать 30 минут була ала. Ә балаларга SPF дәрәҗәсе 50дән дә ким булмаган крем сөртергә киңәш ителә.

– Кремнар билгеле бер вакытка исәпләнгән. Әйтик, диңгез суында коенганда, кремны һәр ике-өч сәгать саен яңадан сөртергә кирәк. Кояш тиз пешерә торган урыннарга (кул, иңбашы, бит) аны аеруча еш сыларга киңәш ителә.

– SPF кремын, кирәге беткәч, гади су белән генә түгел, ә сабын яки гель белән юып төшерергә киңәш ителә. Аннары кызынганнан соң сөртә торган махсус яки дымландыра торган крем кулланыгыз.

Тукландыру битлекләре

– Петрушка биттәге җыерчыклардан һәм пигмент тапларыннан коткара. Бер литр кайнар суга ике аш кашыгы ваклап туралган петрушка салабыз. 10–20 минуттан сөзеп алып, иртән шуның белән битне, муеннарны юабыз. Петрушканы иттарткыч аша чыгарып, шул массаны биткә сылап, ярты сәгать тоту да файдалы. Салкын су белән юып алып, тукландыра торган крем сөртәбез.

– Берәр аш кашыгы вакланган яшь кычыткан, җылы сөт һәм 1 йомырка сарысы алабыз. Кычытканны сөткә салып, 10 минут тотасы булачак. Йомырка сарысын өстәп болгатабыз да бит, муен тиресенә сөртәбез. 20 минут үткәч, җылы су белән юып төшерәбез.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү