Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Ак Барс» волейболчыларын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчыларын Россия Кубогында чираттагы җиңүләре белән котлады. Егетләр – 10нчы, кызлар исә 7нче тапкыр җиңүче булды.

– Узган ел янә танылган волейбол клубларының уңышлары белән сөендерде. Сезне Россия Кубогында чираттагы искиткеч һәм лаеклы җиңүегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Кубок ярышында сез спорттагы осталык, команда рухын һәм җиңүгә ышанычыгызны күрсәттегез, – диде Рөстәм Миңнеханов тантанада.

Ул ассызыклаганча, республикада командаларның чыгышларын игътибар белән күзәтәләр һәм уңышларына чын күңелдән шатланалар. «Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз. Бик зур рәхмәт сезгә!», – диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга.

Татарстан Президенты сүзләренчә, командаларның җиңүчеләре волейболның үсешенә китерә. «Юкка гына бездә волейбол иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе дип саналмый», – диде ул.

«Шәхсән үз исемемнән һәм җанатарлар исеменнән җитәкчеләргә, тренерларга, спортчыларга һәм команда коллективларына ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук сезнең спонсорларга да рәхмәт әйтәсем килә. Җанатарлар һәм республика җитәкчелегенең ярдәме сезне яңа уңышларга рухландырыр,  сез безне җиңүләр белән тагын сөендерерсез, дип ышанам», – диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү