Владимир Путин пенсияне инфляциядән зуррак күләмдә арттырырга тәкъдим иткән

Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә планнарны тормышка ашыру өчен кирәкле барлык чаралар күрүне йөкләгән. 

Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляциядән бераз зуррак күләмдә арттыруны күздә тотуын әйткән. Бу хакта ул Россия Хөкүмәте әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмә барышында белдергән.

— Миллионнарча кешегә кагылышлы бер мәсьәләгә тукталып үтәсем килә. Пенсияләрне индексацияләү бу. Пенсияләрне инфляциядән зуррак күләмдә арттырырга кирәк. Бу хакта мин узган елның җәендә “Бердәм Россия” съездында һәм декабрьдә узган зур конференциядә әйтеп үткән идем инде. Бераз “запас” калдырып – 8,6 процент чамасына, чөнки инфляция күрсәткече төгәл генә билгеләнмәгән әле, – дип белдергән Президент.


Фикер өстәү