5 ел элек хыял иде: Балтачта тәүлегенә 60–70 килограммга кадәр сөт бирүче рекордчы сыерлар бар

2016 елның җәендә Балтач районында үткән терлекчеләр бәйрәмендә республиканың ул чактагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район җитәкчеләре һәм терлекчеләрнең күңеленә көнчелек оеткысы салып киткән иде.

Кукмаралыларның көненә 200 тонна сөт сава башлаган көннәре иде ул. «Дөресен әйтим, без, республика җитәкчеләре, бу чикне иң беренче булып сез үтәрсез дип уйлаган идек. Әнә кукмаралылар шыпырт кына артыгыздан килделәр дә сезне узып киттеләр. Нигә әле сезгә дә шундый сикереш турында уйланмаска? Алдыгызга шундый конкрет зур бурычлар, әйтик, елга йөз мең тонна сөт саву бурычын куймаска?! Моңа сезнең бөтен мөмкинлекләрегез дә бар», – диде Марат  Әхмәтов. Ул чакта бу буй җитмәслек хыял кебек иде, чөнки планка бик югары күтәрелгән, бик зур сан иде. Моны, билгеле, министр үзе дә аңлады. Тикмәгә генә, бу саннарны әйткәч, район башлыгына борылып карап: «Район башлыгы егылмады, димәк, өметләнергә була», – димәгәндер.

Ниһаять, биш елдан соң әлеге югары план үтәлгән: 2021 елны район терлекчеләре 104 мең 100 тоннадан артык сөт савып тәмамлаган. Әле бу санга шәхси хуҗалыклардан җыйналган 35 мең тонна сөтне кушарга кирәк. Җәен район тарихында беренче тапкыр көндәлек 300 тонна сөт сава башлаган балтачлылар бер елга икенче рекордлы чикне үтте.

– Район өчен моңарчы күрелмәгән саннар, тарихи вакыйга булырлык яңалык болар. Нигезе кимендә утыз еллап элек салынса да, төп этәргеч, дөрестән дә, Марат Готовичның наказы булды кебек, – ди район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Соңгы дүрт-биш елда без сөт җитештерүне һәр елны 7–8, 10 процентка үстерә-үстерә, шушы нәтиҗәгә ирештек. Безнең район күп еллар республикада сөт җитештерү буенча лидер булды. Мәсәлән, 2013 елда без елына 56 мең тонна сөт җитештергәнбез, ул елда да иң алдынгыларның берсе идек…

Санаулы ел эчендә җитештерүне икеләтә арттыру өчен, билгеле, бик күп төрле шартларны үтәргә туры килә. Нәсел эше, азык технологияләре, заманча корылмалар…  Районда бүген 6 хуҗалыкта саву заллары булган заманча фермалар эшли, ике хуҗалык роботлар куйган, ун хуҗалыкта көтүне идарә итү системасы, 12 хуҗалыкта ашатуны идарә итү программасы кертелгән. Бүген 4500 савым сыеры заманча комплексларда асралса, тагын ике хуҗалыкта 1200 баш терлеккә шундый корылмалар төзү эше бара. Нәселле орлыклар белән эшләү белән беррәттән, Дания, Бельгия, Чехия, Кировтан нәселле терлекләр сатып алынган. Азык үзәкләре, азык цехлары булдырылган, хәзерге көндә миксерсыз хуҗалыклар юк, диләр.

Район хуҗалыкларында тәүлегенә 60–70 килограммга кадәр сөт бирүче рекордчы сыерлар бар. Хәтерлим әле, бер елны районда алдынгы сыер савучы: «Их, бөтен сыерлар да 24әр килограмм сөт бирсә», – дигән иде. Хәзер инде 30–40 килограмм сөт бирүче сыерларга берәү дә шаккатмый. Тик шушындый сыерларны үстерү-асрау гына җиңел түгел. Элекке кебек башак-печән ашатып кына әллә кая сикереп булмый…

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү