Сумны юань белән көчсезләндерү: Кытай белән араларны бозарга ярамый

Россиянең финанс базарында хәлләр гаҗәпләндерә торган, сөенечле түгел. Кәгазь доллар һәм евро дефицитта, ә электрон хисаптагы резерв валюталары бернигә дә ярамый диярлек. Бездә аларны рәсми рәвештә дә кәнфит кәгазе – фантиклар дип атап йөртә башладылар.

Фантиклар берәүгә дә кирәкми, шул сәбәпле сумның курсы аларга карата ныгый. Рубль көчле валюта дигән иллюзия туа. Әмма дә ләкин аның шулай куәтле булуы финанс хакимиятләренә бер дә ошамый. Бер долларга 60 сумнан да югарырак булган рубль курсы бюджетны дефицитлы итә, төп сәнәгать тармакларын егып ук сала. Без рубль доллар бәеннән ычкынды дип әйткән булабыз тагын. Баксаң, файдалы казылмалар чыгару да, урман кисү дә, металл кою да доллар курсына бәйле икән. Үзеңнең технологик продуктларың булмагач, үз технологик экспортың булмагач, доллар диктатына буйсынмый булмый инде барыбер. Россия банкларындагы доллар хисапларын чит илләргә күчерә алсаң, Америка кәгазе шунда ук фантик булудан туктый. Тимер пәрдәнең теге ягында ул һаман да кадерле валюта әле. Шуңа күрә хәлле россиялеләр валюталарын дус илләрнең берәрсендә саклауны хуп күрә. Июнь аенда физик затлар рекордлы күләмдә валютаны чит илгә озаткан. Бер айлык валюта күчерү 4,7 миллиард долларга җиткән. Казахстанга 140 млн доллар качкан, мәсәлән. 2021 елда җәй айларында Россиядән Казахстанга уртача айга 12 млн доллар чыгарылуын исәпкә алсак, казах банкларының россиялеләр өчен коткару тәгәрмәче ролен үти башлавын күрербез. Кечкенә генә Әрмәнстан июньдә 450 млн доллар россиялеләр акчасын үзенә «йоткан».

Илдә калган долларлар һаман да кирәгеннән артык күп әле барыбер. Финанс министрлыгы элеккечә доллар һәм евро сатып алып, курсны түбәнәйтә алмый, чөнки бу акчаны суга салуга тиң. Вашингтонга Россия банклары хисабындагы валютаны туңдыру берни дә тормый, чөнки электрон долларны Америка банкында корреспондент хисабың булганда гына файдаланып була. Моны дөрес аңласак, без Россиянең бөтен доллардагы экспорты чынлыкта бушка икәнен күрә алабыз. Товар бирмиләр генә түгел, теләсә кайсы мизгелдә ул акчаны парга әйләндерә алалар. Шул сәбәпле кайсы ил нинди кәгазь бирсә, кыйммәтле чималны шуңа сатып азапланабыз. Юаньга өстенлек бирелә инде гадәттә. Ни дисәң дә, бердән, резерв валютасы булып санала, икенчедән, Кытай – дус илләр исемлегендә.

Сумның югары курсы Россия финансларын тәмам эштән чыгара. Хөкүмәт, курсны түбәнәйтү өчен, бюджет кагыйдәсен яңадан кайтарырга ниятли. Нефть бәясе 60 доллардан артканда, валюта интервенцияләрен яңадан кайтарырга булдылар. Тик бу юлы доллар-евро түгел, ә Кытай юаньнарын сатып алып, казна капчыгына тутырып, авызын ныклап бәйләп куярга җыеналар. Халыкка да юк, бюджетка да юк, технологияләр үстерү өчен дә түгел. Мөгаен, Кытайның әҗәт кәгазьләрен сатып алырлар. Кытай икътисадына печтек кенә сулыш бирер ул адым, безнекенә – юк. Әмма сумның курсы түбәнәеп, бюджет дефицитын киметер дигән өмет бар. Моның өчен күпләп сумнар басарга туры киләчәк. Кытай белән араларны бозарга ярамый инде бер дә. Югыйсә Пекин да Вашингтон эшләгәнне кабатларга мөмкин.

                                      Рәшит Фәтхрахманов  


Фикер өстәү