Хастаханәдә яткан сабыйның борын очы югалган

Төмән хастаханәсендә яңа туган кызның әти-әнисе борын очын тапмаган. Медиклар бу хәлне аңлата алмаган.

Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, яңа туган кызны тугач перинаталь үзәктән реанимациягә күчергәннәр. Әнисе иртә тапканлыктан, аның авырлыгы бер килограммнан да азрак булган. Кыз –  өч игезәкнең берсе, аның ике ир  туганы сәламәт булып дөньяга килгән.

Табиблар балада эчәклек некрозын ачыклый һәм тахикардия булуда шикләнә. Дәвалау учреждениесендә кыз берничә ай үткәргән һәм хәле яхшыра башлагач, аны әти-әнисенә күрсәткәннәр. Ул вакытта әнисе сабыйның борын очы юклыгын күреп шакката.

— Миңа, ниһаять, кызым янына килергә рөхсәт иткәч, аның бик нык үсүен һәм үзгәрүен күрдем. Кызның эчәклегенә ике операция ясадылар. Ә борыны коточкыч хәлдә иде. Мин аны дәвалаучы табиб белән сөйләштем, ул аның практикасында беренче тапкыр булуын әйтте. Перинаталь үзәкнең реанимациясендә кызның битеннән кислород битлеген алмаганнар. Нәтиҗәдә, борынын пластик операция ясарга туры килерлек хәлгә җиткергәннәр, –  дип сөйләгән кызның әнисе журналистларга.


Фикер өстәү