Түбән Карач өмете: юкка чыга язган авылны ни көтә?

Элек җиде мәчетле, җиде урамлы авылда бүген берничә кеше генә яши. Юк, бу – төш түгел, ачы чынбарлык. Әгәр туган нигез, дип яшәүче фермер Тәлгать абый Арысланов булмаса, Актаныш районының Түбән Карач авылы картадан күптән юкка чыккан булыр иде. Авылны саклау өчен, әллә нинди планнар корып яши ул. Үз дигәненә ирешә алырмы?

Кайда сез, кешеләр?

«Карач» сүзе күңелне әллә ничек шомландырып куйса да, авыл сине үзгә бер яктылыгы, тынлыгы белән каршы ала. Ерактан ук җилфердәгән әләмнән монда ватанпәвәрләр яшәве күренә. Бер ел элек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл ачканнар.

Соңгы елларда сигез йорт булса, бүген аларның саны – бишәү. Шуның икесендә генә кыш чыгалар, калганнарына авылдашлары җәен кайткалап йөри. Ансаф абый туган нигезеннән бөтенләй китеп тормаган. Ул Тәлгать абыйның икенче буын туганы икән. Тугызынчы дистәсен ваклаучы Шәфыйковлар өчен дә кадерле урын бу. Нәсимә апа белән Рифкать абый, яз башында кайтып, Чаллыга көзен генә китәләр. Кышын да торыр идек, мөмкинлекләр генә юк, диләр.

Авылның бормалы урамын ураганда, башта бары бер уй бөтерелде: «Шаулап торган авыл ничек беткән соң?» Бу сорауга төгәл генә җавап бирүче юк. Әмма сәбәбен фаразлаучылар бар. Авыл кешеләре моны эшсезлек, юлсызлыкка бәйләп аңлата. Язучы, тарих фәннәре докторы Ягъсүф Шәфыйков «Ишан хәзрәт наратлыгы сере» дигән тарихи хикәясендә: «XIX гасыр ахырында авылыбыз бик зур булган. Җиде урам мәхәлләсендә җиде мәчет манарасы балкыган», – дип язган. Анда 1920 елда – 226, 1958 елда – 50, 1965 елда 59 (16 өйдә) кеше яшәгән. 1993 елда йортлар саны өчкә кала, 2010 елда 4 йортта 8 кеше гомер кичергән. 1921–1922 елгы ачлык чорында 106 кешегә кимеп, халык саны азая барган. Бөек Ватан сугышына Түбән Карачтан 16 ир китсә, шуларның 11е яу кырында ятып калган.

Туган нигез

Бүген кечкенә авылның яңа сулыш алып ятуы. Тәлгать Арысланов туган авылына 15 ел элек күченеп кайткан. Аңа кадәр дә эзләрен суытмаган, атна саен кайтып йөргән. Чаллыда төрле урыннарда эшләгән, таксида йөргән, яшелчә-җиләк-җимеш саткан ул. Хәзер фермерның 150 гектар җире бар.

– Шушы авылда туып-үстем. Хәзерге вакытта мин гөлҗимеш төнәтмәләре эчеп, кыштыр-мыштыр гына йөреп, лаеклы ялда булырга тиеш идем. Тик хөкүмәт пенсия яшен арттырып куйды бит, – дип, сүзен уены-чыны белән башлады 61 яшьлек Тәлгать абый. – Бездә бит крестьян холкы, шуңа күрә җирдән тәм табып яшибез. Актанышка барсам да, тизрәк авылга кайтасы килә башлый. Монда бик рәхәт. Туган нигезне ярату хисе тартты мине авылга. Хатыным Зөлфирә белән яшибез. Бер кыз үстердек. Туган нигезне яңартып, мичләрен чыгардык. Күршегә ике катлы йорт салдык. Берсе генә җитмәдемени, дисез. Ир кеше үз гомерендә йортын да салырга, агачын да утыртырга тиеш. Мин дә калышырга теләмәдем. Тик менә улыбыз гына булмады.

Тәлгать абый авылда яшәүнең рәхәтен башкаларга да җиткерергә тели, авылдашларын да кайтырга чакыра ул. «Ватсап»та «Авылым туган ягым» дигән төркемне булдырган, анда шушы авылдан чыккан 300ләп кеше теркәлгән. Авыл күренешләрен фото, видеога төшереп, карачлыларга бар яңалыкларны җиткереп тора. «Мин аларга авылда яшәү өчен мөмкинлекләр барлыгын исбатларга тырышам», – ди. Тик әле кайтам дип торучы берәү дә юк, серләрен ачмыйлар икән. Шул ук вакытта: «Бөтенебезне дә чакырасың, каян эш табарсың соң?» – диючеләр дә бар.

Тәлгать абый кебек эш яратучылары гына кайтса инде. 2010 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган ул. Башта 8, аннан 16 баш терлек тоткан. Бүген 150 баш сарык асрый, аны корбанлык итеп тә сата. 50ләп кәҗәсе бар. «Иртүк сәгать 4тә торам. Кәҗәсен дә, сыерын да үзем савам. Сарыклар көтүдә, караңгы төшкәч кенә кайталар. Махсус көтүчебез бар, ул да шушы авылда яши, – дип сөйли ул эше турында. – 22 гектар мәйданда бәрәңге игәбез. Районда ике хуҗалыкта гына үстергәч, сораучылар бар. Башка авыллардан да килеп сатып алалар. Быел бер айдан бирле яңгыр төшмәде инде. Уңышы ничек булыр, белмим».

«Донбасстан безгә кайтсыннар»

Без килгәнне белеп, яныбызга ак яулыгын бөркәнгән 84 яшьлек Нәсимә апа да килеп җитте. Рифкать абый белән 67 ел бергә матур гомер кичерәләр икән. Нәсимә апа Чаллыда ике килене, ике улы белән яши. Дүрт ул тәрбияләгәннәр.

– Себердә туганмын, шунда куылган гаилә баласы мин. 1956 елда Түбән Карачка килен булып килдем. Ул вакытта 15ләп йорт исәпләнә иде монда. Кибет бар иде, ул да калмады. Мәчетне мәктәп итеп тоттылар, – ди ул, яшьлеген искә төшереп. – Фермада сарыклар карадым. Әмма юл булмагач, торакларны сүтеп алып киттеләр. Пенсиягә чыкканчы, ат белән Яңа Кормашка барып, фермада эшләдем. Эш булса, авылда калган булыр идек. Безнең 4 малай да чыгып китмәс иде. Юл булмагач, авыл бетте. Әгәр мөмкинлекләр булса, авыл бу хәлгә үк төшмәс иде. Нигә Донбасстан күченеп килгән кешеләрне безгә китермиләр икән ул? Авыл үсеп китәр иде, ичмаса. Бездәге халык бик әйбәт иде, хәзер дә шулай.

Нәсимә апа: «Авылдан бер дә китәсем килми, әмма мөмкинлекләр булмагач, бернишләп тә булмый, – ди. – Картларга гына түгел, яшьләргә дә… Менә шушы бала (Тәлгать абыйга төртеп күрсәтә. – Ред.), тырышып, өй салды. Аның шәһәрдә дә фатиры бар иде югыйсә, авылны бик ярата. Түбән Карачны шул яшәтә. Бәлкем, минем дә бер улым кайтыр иде, әгәр газ, юл булса… Зиратның коймасы юк, ялан җирдә урнашкан ул. Тирә-ягы балчык белән әйләндереп алынган. Без, пенсионерлар, үзебез дә ярдәм итәр идек. Коръән ашларында да әйтеп карадык, тик ишетүче булмады. Күпләргә мәгълүм булган ишан хәзрәт Ягъфәр Сабучы (1838 елда вафат булган. – Ред.) шушы авылда күмелгән».

Безне озата килгән Татар Суыксуы җирлеге башлыгы Гүзәл Хамматуллинаның бу хакта беренче ишетүе икән. «Койманы бергәләп тотарбыз, эшләмәслек эш түгел бит», – диде ул, өмет биреп.

 Авылга – туризм

Авыл бетә дип утыра торганнардан түгел Тәлгать абый. Дөрес, киләчәге бүгенге рәвештә генә сакланса да, бик сөенер иде ул. Үзенең хыяллары да зурдан. Атлар сатып алып, авыл туризмын җәелдерәсе килә аның. Биектау районының Ямаширмә авылындагы кебек кәҗә, сарык, дөя, тәвә кошы һәм башка җәнлекләр фермасы ачарга нияте дә юк түгел. «Кормаш балалары монда килеп уйныйлар, чәй эчәләр. Башкалар да автобуслар белән килерләр иде, – ди ул. – Туристлар өчен дә менә дигән ял итү урыны бу. Чатырлар корып, глэмпинг яки кунакханә ачарга мөмкин. Шәһәр кешесенә авылда ял итү тансык бит ул. Ыгы-зыгы юк, минем үземне бер дә туйдырмый авыл».

Кунакка килү – бер, әмма анда яшәү – икенче нәрсә. Тәлгать абый әйтүенчә, авыл ул – җирне яратучылар өчен. Әгәр кеше шуны аңласа, үзмәшгуль булып теркәлеп тә эшен башлап җибәрә ала. Әйтик, берничә баш сыер асрап, сөтен сатарга мөмкин. Үзе ул көнгә 30 литр сөт савып тапшыра. Игенчелек белән дә авылны саклап була, ди. Моның өчен авылга кайтырга теләк кирәк башта. Әнә Тәлгать абый Түбән Карачның данын еракларга тарата. Анда фермерлар Сабан туе уздырган. Фермерлар исә балалар Сабан туе уздырыр өчен акча биргән. Мондый бәйрәмне күптән күргәне булмаган авылның. Ашы белән җыры да кайткан түгелме?

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү