Банкларны мошенникларга күчерелгән акчаларны хуҗаларына кире кайтарырга мәҗбүр итәчәкләр

Үзәк банк Россия банкларына мошенникларга күчерелгән акчаны хуҗасына 30 көн эчендә кире кайтару бурычын йөкләргә ниятли. Чит илгә юлланган акчаны кайтару вакыты исә ике айдан артмаска тиеш.

Россия Банкы тәкъдиме илкүләм түләү системасы турында законга төзәтмәләрдә урын алган. Төзәтмәләр Дәүләт Думасында кабул ителгән дә инде. Кредит оешмалары, акчаны Үзәк банкның мәгълүматлар базасына кертелгән мошенник счетына күчергән очракта, аны җибәрүчесенә тулы күләмендә каплауга бурычлы булачак. Үзәк банкның Мәгълүмати иминлек департаменты башлыгы Вадим Уваров “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип аңлаткан.

Шулай ук Үзәк Банкның мәгълүматлар базасына кертелгән счетка акча күчерүне ике көн эчендә туктату тәкъдим ителә.


Фикер өстәү