Маймыл чәчәге турында 4 сорауга ҖАВАП

Маймыл чәчәк авыруы Россиягә якынлаша. Белгечләр шулай дип чаң суга. Билгеле булганча, хәзерге вакытта 20дән артык илдә маймыл чәчәк авыруы теркәлгән. Бу көннәрдә вирус Россия чигенә дә якынлашкан. Белгечләр Финляндиядә вирус эләктерүнең беренче очрагы теркәлүен раслаган.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова бу авыруның безгә керү куркынычын кире какмый. «Шул ук вакытта куркыныч алай ук зур да түгел. Безнең төп максат – вирусның ил эчендә таралуын булдырмау», – дигән Попова. Белгечләр маймыл чәчәге авыруы турындагы төп сорауларга да ачыклык керткән.

Ничек тарала? Маймыл чәчәк авыруы – кешегә кимерүчеләр һәм приматлар аша йога торган сирәк вируслы авыру. Вирус организмга зарарланган тән тиресе, тын юллары, күзнең, борынның яисә авызның лайлалы тышчасы аша йогарга мөмкин. Шулай ук маймыл чәчәк авыруы вируслы хайваннардан (маймыллар, күселәр, тиеннәр), урын-җир  яисә кием аша йога.

Ничек уза? Ул гадәттә җиңел формада үтә. Авыруның беренче билгеләре –югары тән температурасы, баш, арка, мускуллар авырту һәм хәлсезлек. Бизгәк кимүгә таба тәнгә кычыта торган тимгелләр чыга, башта биттә, соңыннан тәннең башка өлешләренә, шул исәптән аяк-кулларга тарала. Ахырда тимгелләр кутырлый, кутырлар коела, сирәк очракларда тимгелләр урынында эзләр кала. Чир 2–3 атна дәвам итә һәм еш кына үзеннән-үзе үтә.

Вакцина булышамы? Гадәти чәчәк чиренә каршы вакцина маймыл чәчәк чирен булдырмауда 85 процентка нәтиҗәле, ди белгечләр. Әмма чәчәк чире вирусы югалганнан  соң аңа каршы прививка ясату  туктатылды. Шуңа да маймыл чәчәк чире таралуына киртәләр юк.

Банан сатып алу куркынычмы? Юк, куркыныч түгел. Маймыл чәчәк авыруы таралганнан бирле бу чирне җиләк-җимеш, аерым алганда, банан аша йоктыру очраклары теркәлмәгән. Ник дигәндә, вирус таралсын өчен дымлылык, температура кебек билгеле бер шартлар кирәк. Өстәвенә барлык яшелчә, җиләк-җимешләр, озаграк саклансын өчен, махсус эшкәртелә. Шуңа күрә алар аша бернинди чир дә йога алмый.

 


Фикер өстәү