Табиб-терапевт: Авитаминоз булганда организм инфекцияләргә каршы тора алмый

Авитаминоз галәмәте! Яз җиттеме, ике көннең берендә шул сүзне ишетергә туры килә. Хәл булмаса да, авырып китсәк тә, язгы чорда барын да организмга витаминнар җитмәүгә сылтыйбыз. Болай эшләү дөресме? Организм витаминнарга кытлык кичермәсен өчен ни эшләргә? Табиб-терапевт Ләйсән Фәткуллина белән шул хакта сөйләштек.

Табиб-терапевт Ләйсән Фәткуллина

– Витамин җитмәү чорына аяк басабыз. Без бу халәт турында ниләр белеп торырга тиеш?

– Авитаминоз – теге яки бу витаминның организмда бөтенләй булмавы. Бүгенге шартларда бу хәл бөтенләй мөмкин түгел, билгеле. Шуңа күрә соңгы елларда «авитаминоз» дигән төшенчә бөтенләй кулланылмый диярлек. Организмга витаминнар җитмәү турында сөйләгәндә гиповитаминозны күздә тотабыз. Анысы организмда теге яки бу витаминның бик аз булуын аңлата. Гиповитаминозның билгеләре аермачык күзгә ташланмый, яшерен рәвештә уза. Билгеле бер төр витаминга кытлык кичергән кеше хәлсезлектән интегә, игътибарсызга әйләнә. Ул тиз арый, эшкә кулы ятмый, йокы режимы бозыла, тырнаклары сына, чәче коела. Андый чакта организм инфекцияләргә дә каршы тора алмый.

– Ә менә кайсы витамин җитмәгәнне нинди билгеләр буенча төгәл ачыклап буламы?

– Организмга кайсы витамин, минераллар җитмәгәнне тышкы билгеләр буенча гына ачыклап бетереп булмый. Алар бер-берсенә белән бик нык охшаш. Шулай да тәҗрибәмнән чыгып, шунысын төгәл әйтә алам: бүген күбебезнең организмына D, А, Е, С витаминнары, В төркеменә кергән витаминнар җитми. Безнең төбәктә яшәүчеләр йод, кальций, магний, цинк, тимер, селен кебек минераль матдәләргә дә кытлык кичерә. Алар барысы да табиб киңәше буенча гына кабул ителергә тиеш. Организмга конкрет кайсы витаминның җитмәгәнен күрсәтүче махсус биохимик анализлар бар. Шулай да витаминнарга кытлыкны комплекслы анализ ярдәмендә ачыклау хәерлерәк.

– Яшерен-батырын түгел:  без ел дәвамында витаминын да эчәбез, ризыгыбыз да гел төрләнеп тора. Шулай да организм барыбер витаминнарга кытлык кичерә. Бу ни сәбәпле килеп чыга икән?

–  Организмга теге яки бу витамин җитмәү иң беренче чиратта дөрес тукланмауга бәйле. Кеше даими стресслар кичереп, исерткеч эчемлекләр кулланып, тәмәке тартып, фастфуд кебек зыянлы, майлы ризыклар ашап, организмын ни дәрәҗәдә җимерүен күз алдына да китерми. Аннары: «Нигә шулай еш авырыйм икән?» – дип баш ватабыз.

– Организм витаминнарга кытлык кичермәсен өчен, нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

– Әйткәнемчә, ашаган ризыгыбыз – иң төп витаминнар чыганагы. Шуңа күрә гиповитаминозны булдырмыйм дисәң, дөрес тукланырга кирәк. Әмма шунысын да истән чыгармагыз: ашказаны, эчәк авырулары булган кешеләр ризык ярдәмендә витамин туплый алмый. Андый чакта организм ризыктагы витаминнарны үзләштерергә сәләтсез була. Тагын шунысы да бар: витаминнар организмда запас булып җыелып ятмый. Алар безгә гел кирәк. Шуңа күрә организмыгызны витаминнар белән гел баетып торырга онытмагыз.

Нинди витамин җитми?

Витамин Витамин җитмәү билгесе Витамин иң күп булган продуктлар
D витамины Чәч-тырнаклар сыну, тән тиресе бетчәләү, битарафлык, кәефсезлек, нык тирләү (зурлар гына түгел, балалар да). Балык мае, кызыл балык, йомырка сарысы, кызыл һәм кара уылдык, майлы сырлар, кәҗә сөте, әтәч гөмбәсе.
А витамины (ретинол) Томау төшү, борын тыгылу, тән тиресе кипшенү, чәчләр сыну, күзләрнең күрү сәләте начараю, тырнаклар катламлану, еш суык тию. Кишер, кабак, татлы кызыл борыч, абрикос, тавык бавыры, тәрәч бавыры, майлы сырлар, атланмай, эремчек, пастеризацияләнмәгән сөт.

 

Е витамины Хәлсезлек, тиз алҗу, мускуллар авырту. Үсемлек мае, җир чикләвеге (арахис), бадәм (миндаль), урман чикләвеге, зәйтүн җимеше, авокадо.
В1 витамины Хәтер начараю, тиз алҗу, баш авырту, колак чыңлау, аяк-кул ою. Эрбет, пестә (фисташка), җир чикләвекләре, көнбагыш, борчак, солы көрпәсе.
В12 витамины Аяк-кул ою-чәнчешү, баш әйләнү, хәлсезлек, укшыту, тән тиресе төссезләнү, аппетит булмау, хатын-кызларда – күрем циклы бозылу.

 

 

Сыер бавыры, диңгез продуктлары, сарык ите, тунец, скумбрия балыклары, сыер ите, йомырка, каты сырлар.

 

 

С витамины (аскорбин кислотасы) Томау төшү, борын тыгылу, иммунитет йомшару, уртлар канау, еш салкын тию, тән тиресе кипшенү.

 

Гөлҗимеш, сырганак, татлы борыч, киви, укроп, кара карлыган, брюссель кәбестәсе, әфлисун.
К витамины Борын канау, җәрәхәт начар төзәлү, уртлар канау, юан эчәктән кан килү. Петрушка, кресс-салат, шпинат, кинза, эрбет чикләвеге, рәйхан (базилик), кәбестә.
РР витамины (никотин кислотасы, В3 витамины) Эч китү, тән тиресе бозылу, аппетит югалу, хәлсезлек, сару кайнау, йокысызлык, укшыту. Ак гөмбә, җир чикләвеге, көнбагыш, борчак, йомырка порошогы, сыер бавыры, тунец, күрәгә.
Тимер Хәлсезлек, тән тиресе төссезләнү, тиз алҗу, колак чыңлау, сулыш кысылу, хәтер начараю, аппетит югалу. Көнҗет, диңгез кәбестәсе, бодай көрпәсе, җир чикләвеге, борчак, йомырка порошогы, күрәгә, гөмбә.
Цинк Томау төшү, борын тыгылу, тәм һәм ис сизүнең начараюы, баш кавыклау, тән тиресе бетчәләү. Бодай көрпәсе, эрбет чикләвеге, борчак, көнбагыш, Голландия сыры, йомырка порошогы, сарык ите.

 


Фикер өстәү