«Киләчәк уеннары» турында: «Монда хыяллар чынга аша»

Һавада «эленеп торучы» УАЗ машинасы, нейройөз, түбәтәй кигән робот-эт һәм фиджитал ярышлар. «Казан Экспо»да урнашкан «Киләчәк уеннары шәһәре»ндә адым саен шаккатырырга тырышалар. Россия җыелма командасының экс-футболчысы Андрей Аршавин биредә үткәргән очрашуда «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Гаиләле ял

Татарстан башкаласы Россия генә түгел, дөнья күләмендә тәүге тапкыр үткәрелүче фиджитал-уеннарны үзендә кабул итә. Шуңа күрә тарихи вакыйгадан читтә калырга мөмкинмени? Уеннарга билет сатып алырга кирәк булса, «Казан Экспо»да урнашкан «Киләчәк уеннары шәһәре»нә керү бушлай. Ул 3 мартка кадәр (уеннарның ябылу тантанасы көнне керү билет белән генә — ред.) иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Шәһәрчеккә Җиңү Проспекты метро станциясе тукталышыннан бушлай автобуслар да йөри. Аларның расписаниесен уеннарның рәсми сайтында бар. Биредә бөтен гаилә белән ял итәргә мөмкин.

«Киләчәк уеннары шәһәре»ндә спортта танылган шәхесләр дә даими кунак. Бәйрәм арасында биредә Россия җыелма командасының экс-футболчысы Андрей Аршавин автограф таратты. «ВТ» хәбәрчесе дә спорт «йолдызы»н күрергә барды.

Түбәтәйле Стив та бар

Тукталыштан 14.30да кузгалырга тиешле автобус вакыты җиткәнче үк тулып, шәһәрчеккә таба юл тотты. Аның урынына икенчесе килеп туктады. Автобусларны каршы алу-озату эшен тукталыштагы волонтерлар көйләп тора.

«Казан Экспо»га егерме минут дигәндә барып җиттек. Әллә ял көне булгангамы, Андрей Аршавинның җанатарлары шул кадәр күпме, шәһәрчек кырмыска оясы кебек мыжлап тора иде. Керү ишеге каршындагы иң беренче гардеробта: «Киемнәр эләргә урын юк, алгарак үтүегез сорала», — дип язып куйганнар хәтта. Волонтерлар да елмаеп ярдәмгә ашыга.

— Казанда яшәп тә, мондый чарадан читтә калырга ярамый дип уйладык, — ди шәһәрчеккә бишәүләп килгән Гыйләҗевлар гаиләсе. — Барысы да бик ошый: бер урында бу кадәр күп роботлар күргән юк иде әле. Гольф, регби, сквош кебек моңарчы телевизордан гына күреп белгән уеннарда да көчне сынап карадык. Өч яшьлек кызыбызга робот-эт ошады. Үзен сыйпарга да рөхсәт итә бит әле. Кызлар исә нейросеть ярдәмендә йөзләрен үзгәртеп, телефонга яңа фотолар җыйды. Биредә һәркем үзенә ошаган шөгыль табачак, кыскасы.

Шәһәрчектә 15 стенд эшли. Биредә үзеңне фиджитал-спортчы итеп тоярга да, яңа технологияләр белән танышырга да мөмкин. Һавада «эленеп торучы» алсу төстәге УАЗ машинасы янында фотога төшәргә теләүчеләр чиратка тезелгән әнә. «Бу — уенның символы. Ул Мәскәүдән Байконурга кадәр барып җитте», — ди волонтерлар.

Денис Доброхотов ярышларга Кузбасстан килгән.

— Ил буйлап сәяхәт итәргә яратам. Казанда да булганым бар. Татарстанга гашыйк булып киткән идем. Биредә «Киләчәк уеннары» булачагын ишеткәч, ике дә уйламыйча билет сатып алдым. Оештыру дәрәҗәсе — шәп. Шәһәрчек тә ошады. «Майнкрафт»тагы түбәтәй кигән алпамша Стив белән кайчан фото төшкән булыр идем әле, — ди ул.

Аршавин үзе дә шаккаткан

Бу көннең төп вакыйгасы — Россия җыелма командасының экс-футболчысы Андрей Аршавин белән очрашу иде, әлбәттә. Ул автографлар да өләште. 15.30 сәгатьтә төп сәхнәдә башланырга тиешле чарага бер сәгать алдан ук чират ала башлаганнар иде инде. Андрей Аршавин сәхнәгә менгәндә, биредә алма төшәрлек тә урын калмады.

-Улыбыз «Рубин»да шөгыльләнә. Очрашуга махсус килдек, — ди Лилия Гатауллина. — Балаларның хис-кичерешләрен әйтеп бетерә торган түгел. Футбол ярышларына билетларны алдан ук сатып алып куйган идек инде. Андрей Аршавин киләчәген дә ишеткәч, сөенечтән нишләргә белмәделәр. Казанда мондый зур чара оештырулары — горурлык.

Андрей Аршавин бер сәгатьтән артык автограф өләште. Чират кимемәвен күрепме, оештыручылар җанатарларга вакыт чикле булуы турында кисәтеп торырга да мәҗбүр булды.

Бу кадәр игътибарны экс-футболчы үзе дә көтмәгән. «Соңгы ике елда Казанга бишенче тапкыр киләм. Яшьләрнең мине хәтерләве шаккатырды», — дигән ул соңыннан.

Екатеринбургтан килгән унике яшьлек спортчы Максим автографны кесә телефонының тышлыгына куйдырган.
-Гел үзем белән йөртәчәкмең, — ди ул. Сүзгә әнисе дә кушылды. «Алдагы көнне генә Олимпия чемпионы Артур Далолояннан автограф алган идек. Балаларның хыяллары Казанда чынга аша», — ди башкала кунагы.

«ВТ» белешмәсе

  • «Киләчәк уеннары»нда 107 илдән 2000нән артык спортчы катнаша. Алар 20дән артык инновацияле дисциплина буенча көч сынаша. Ярышлар 3 мартка кадәр дәвам итәчәк.

 


Фикер өстәү