Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов: «Алла бабай» дип әйтә икән, ул динне боза дигән сүз

Ходай, Аллаһы Тәгалә, Алла бабай… Бөек Раббыбызны әнә шулай төрлечә атарга өйрәнгән без. Аларның барысын да куллану хәерлеме? «Алла бабай» дигән сүз ни өчен бәхәсләр уята?

Бу чорауларга Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов ачыклык кертте.

Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов

– Хәзрәт, без кечкенәдән Ходайны Алла бабай дип ишетеп үстек. Беренче карашка бик җиңел истә калса да, икенче яктан бөек Раббыбызны гадиләтә төшкән кебек бу исем. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә.

Җәннәтне ничек кенә күзалларга тырышсак та, чынлыкта ул без уйлаганнан да матуррак, ләззәтлерәк. Без иң яхшы дип уйлаган тормыш җәннәткә якын да килми. Аллаһы Тәгаләнең безгә җәннәт турындагы хәбәрләреннән шул аңлашыла. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Бу дөньяда бер кеше булган. Аз көлгән, аз елмайган, тормышта бик күп авырлыклар күргән. Әмма гамәлләре белән җәннәткә лаек булган ул. Аны бер мизгелгә җәннәткә кертәләр. Аннан чыккач, бу кешедән: «Син җәннәттә берәр авырлык күрдеңме?» – дип сорыйлар. Ул: «Юк, күрмәдем», –дип җавап бирә. Җәннәттә булган бер мизгел бөтен авырлыкны сөртеп юкка чыгара. Тагын бер хәдистән аңлашылганча, җәннәт әһелләре Аллаһы Тәгаләне күргәч, җәннәттә булган бөтен ләззәтләрне онытачак. Ягъни Раббыбыз шул дәрәҗәдә матур. Шуңа күрә халыкта, бигрәк тә авыл җирләрендә таралган «Алла бабай» дигән сүз динебезгә туры килми. Ул нинди бабай булсын ди? Аллаһы Тәгаләгә кеше төсмерләре тагу динебездә тыела. Шуңа күрә кеше, белә торып, «Алла бабай» дип әйтә икән, ул динне боза дигән сүз. Коръәни Кәримдә: «Аллаһ беркемгә дә, бернәрсәгә дә охшамаган», – диелә. Ягъни безгә Аллаһы Тәгаләне күз алдына китерергә ярамый. Моңа рөхсәт юк. Ник дигәндә, кеше беркайчан күрмәгән нәрсәне күз алдына китерә алмый.

– «Алла бабай» сүзен, гадәттә, балаларга Ходай Тәгаләнең кем икәнен аңлатканда кулланалар. «Алла бабай бар, ул безнең бөтен гамәлләрне өстән карап тора», – дип сөйлиләр, гадәттә. Бабай сүзен ишеткәч, бала аны яхшырак аңлый, истә калдыра кебек…

Алай дип аңлатсаң, бала яхшырак истә калдыра дип уйлаучы ата-аналар ялгыша. Чынлыкта, балаларга барысын да ничек бар, шулай сөйләргә кирәк. Алар барысын да бик яхшы аңлый. Аллаһы Тәгалә, Раббыбыз, Ходай Тәгалә дип сөйләсәң дә, барысын да истә калдырачаклар. Без балаларга кешелекне кем яралтканны, Аллаһы Тәгаләнең кемлеген яхшылап аңлатырга тиеш. Балага нәрсәнедер аңлатканда да чикләр бар. Без бу очракта да тыелган нәрсәләргә керә алмыйбыз. Балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк.

– Аллаһы Тәгалә белән ант итәргә ярыймы?

Мөселманга нәкъ менә Аллаһы Тәгалә белән генә ант итү рөхсәт ителгән дә инде. Башка әйберләр белән, әйтик, әти-әни, балалар, китап һ.б. белән ант итү ширек була. Ә менә Аллаһы Тәгалә – безне яралтучы. Ул кем белән, нәрсә белән тели, шуның белән ант итә ала.

– Машинага, футболкага, савыт-сабага «Алла сакласын», «Аллаһы Тәгалә» дигән сүзләр язу дөресме?

– Әгәр мондый савыт-саба сувенир буларак кына кулланылса, моның бер зыяны да юк. Әмма «Аллаһы Тәгалә» дип язылган савыт-сабаны ашау-эчү өчен кулланырга ярамый. Ник дигәндә, беренчедән ул пычрана һәм юганда да пычрак савыт-саба белән бергә юыла. Шуңа күрә мондый савыт-саба Аллаһы Тәгалә турында искә төшерүче зикер сыйфатында киштәдә генә торырга тиеш. Кием белән дә шул ук хәл. Шул ук футболканы юдырганда да ул кер машинасына пычрак керләр белән бергә салынырга мөмкин. Шуңа күрә «Аллаһ» исеме язылган кием, кулланылмыйча, сувенир рәвешендә басып торса гына яхшы. Машинага да «Алла сакласын», «Аллаһы Тәгалә» кебек сүзләр язу киңәш ителми.


Фикер өстәү