«Кеше авырлыкка җайлаша ул»: беткән авыллардагы халык ипи-сөткә тилмереп утырмыймы??

Биектау районының Шыпшиек авылында яшәүчеләр, чана өстерәп, күрше авылга кибеткә йөри. Кечкенә авылларның күбесенә автокибетләр килгәләвен беләбез. Әмма кышын юл булмаска да мөмкин. Беткән авыллардагы халык, карга күмелеп, ипи-сөткә тилмереп утырмыймы? «ВТ» хәбәрчесе ерактагыларның хәлләрен белеште.

Буа районының Өчмунча авылында 35ләп йорт бар. Заманасында гөрләп торган. Әмма яшьләр шәһәргә китеп, ә картлар бакыйлыкка күчеп барган. Менә шулай авыл халкы кимегән инде. Шулай да медпункт, клуб, мәчете бар. Көнгә биш мәртәбә азан тавышы ишетеп торалар. Кем өчендер рухи азык барыннан да мөһимрәк. Автокибет исә атнага бер мәртәбә килә.

– Кибет бар иде, аннары бетте. Ансыз яшәп була икән. Кеше теләсә нинди авырлыкка җайлаша бит ул. Кайсының балалары кайта, кайсы үзе күрше авылга барып ала, кайсы автокибетне көтә. Юк дип аптырап тормыйбыз. Балалар, атна саен кайтып, хәлне белешә, кирәк-ярагын алып кайта, – ди ялгыз яшәүче 68 яшьлек Земфира Кәлимуллина.

Шөкер, бураннарда юллар өзелмәгән. Килдураз авыл җирлеге урамнарны ачып торган. Баганада утлар яна, юл әйбәт. Шуңа күрә кибет булмау – монда кырык беренче хәсрәт.

Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз авылында кибет беткәнгә – биш ел. Моннан өч ел элек районда «Сатучысыз кибет» проекты тормышка ашырыла башлаган иде. 40лап йорты булган әлеге авылда да ачканнар иде аны.

– Бездә бер елга якын гына эшләде ул. Башта халык йөрде. Бик уңайлы, җиләк-җимештән кала бөтен әйбер дә бар иде. Әбиләр яшьләргә ияреп бара, йә үзебез алып кайта идек. Бервакыт туңдырма ашыйсы килгәч, хәтта төнлә барып алдым. Кибет булмагач, хәзер алай йөреп булмый, – ди Лариса Кибякова.

Кибетсез яшәргә ияләшкән инде алар да. Күбесе кирәк-яракка күрше Котлы Бөкәш авылына бара. Анда бәяләр дә арзанрак икән. Атнага ике мәртәбә автокибет килеп киткәли. Әби-бабайлар шуны түземсезлек белән көтеп тора. Шулай булгач, берсе дә ач утырмый, кыскасы.

Лариса Кибякова әйтүенчә, яңа кибет ачудан мәгънә юк. Үзенең эшләп караганы булгач, барысын да яхшы белә. «Атнага бер мәртәбә товарга йөри идем. Аны 20 мең сумнан да кимрәккә алып кайту безгә отышлы түгел. Авыл кешесе искене ашамый. Аңа гел яңа алып кайтканы кирәк. Кибеткә бөтенләй йөрмәүчеләр дә бар. Ипине үзләре сала, балалары вак-төяген китереп тора», – ди ул.

Биектаудагы ун йортлы Шыпшиекта хәлләр башкачарак. Кышын авыл тормышы – бертуганнар Илсөя һәм Гөлсинә апалар кулында. Илсөя Бикбаева авылга 5–6 ел элек ире Җәмил белән күченеп кайткан. Кибете, мәктәбе – бернәрсәсе булмаган авылга. Төпчек кызның әти-әни нигезен бетерәсе килмәгән. Карап тормасаң, җимерелә.

Кибет беткәнгә утыз еллап икән инде. Авылда азыкны үзең эзләп табасы. Әле ярый чанага бар да сыя. Шуңа күрә ике туган, чаңгы киеп, чана өстерәп, 4 чакрым ераклыктагы Дөбьяз кибетенә йөри. Кыз чаклары түгел. Илсөя апага апрельдә 75 яшь тула.

– Каймак белән коймак ашыйсы килә. Кибет булмагач, тыелып торасың. Теләгән бүләкне дә алып булмый. Йә өйдә запас тотасың, йә акчалата гына бирәсең. Казанга барып, кирәклесен алып кайтабыз, – ди ул. – Ипи, сөт беткәч, өч мәртәбә күрше авылга барабыз. Юл йөрү газапка тиң. Басу уртасында ферма ясап куйдылар. Кайчак шуңа кадәр юлны ачалар, калганы чаңгы белән инде. Җәен авылга сөт, каймак, эремчек сатучылар килә. Әмма кышын бер техника да керә алмый.

Искермәсен өчен, ипине дә, сөтне дә туңдыргычка тыгалар. Ипине парда җылытып ашыйлар. Кайчак Илсөя апа үзе дә пешергәли. Әле 15–20ләп шешә сөтне кар астына тыгып куйганнар. Сөт күп кирәк.

Илдус Хатыйпов, икътисадчы:

– Кечкенә авылда кибетне андагы халык түгел, кунакка кайтучы сорый. Кибет кирәк, авыл бетә, болай яшәп булмый, дип чаң суга башлыйлар. «Татпотребсоюз» оешмасында эшләгәндә дә, авылларда йөргәндә дә гел бу теманы анализлый идем. Авылда кибет тотудан файда юк. Беренчедән, анда төрле товар кайтарып булмый. Халык исә төрлелекне ярата. Әйтик, кибеткә бүген прәннек кайтты, ди. Аны сатып бетермичә, яңасы кайтмый. Озак ятса, икенче юлы сатучы аңа азрак заказ бирә. Без үскәндә, киштәдә эшләпә конфет, консервы, каен суы була иде. Бүген халыкны аның белән генә тотып булмый. Яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә кирәк. Ул гына түгел, сөте, мае, каймагы… Элек авылга сөт кайтмый иде бит. Кибет юк дип зарланганчы, шул ягын аңларга кирәк. Иң мөһиме – Татарстанның барлык авылына да ипи кайта. Барысы да запас белән ала. Элеккеге замандагы кебек кар базы түгел, суыткыч, туңдыргыч бар.

Сан

«Татпотребсоюз» оешмасы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 135 автокибет 1200 авылга хезмәт күрсәтә. Һәрберсендә айлык уртача товар әйләнеше – 376 мең сум.  Моны бигрәк тә Чүпрәле, Кукмара, Чирмешән, Актаныш, Апас, Ютазы районнарында нәтиҗәле кулланалар. Соңгы елларда республикада 136 кибет файдалануга тапшырылган. Тагын 9 авылда төзергә җыеналар.


Фикер өстәү