8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

Монда аюы да, селәүсене, кабан дуңгызы да бар. Биектау районының Матмыр авылы халкы барысына да ияләшкән инде. Урман эчендә яши алар. 40 хуҗалыклы кечкенә авыл кыргыйлашып бетмәгәнме? Кышын халкы нибары 8 кешегә калган авылга баруның сәбәбе бу гына түгел иде.

Юл булмаса, дөнья ябык

Газетабыз язмышы кыл өстендә торган яки бер генә хуҗалыклы авыллар язмышына битараф түгел. Кызык эзләү дип кенә аңламагыз моны, бу аяныч язмышка дучар булган авылларның тормыш фәлсәфәсен аңларга тырышу да, «соңгы могикан»нарның хәлләрен белешү, аларга булган мөнәсәбәт турында борчылу да. Исеме колакка сәеррәк яңгыраган, урысча Махмур дигән авылда һич тә махмырлар яши дип уйлый күрмәгез тагын. Хәмер белән дуслыклары юк. Егетләре өйләнмәсә дә, әле дә авылны, нигезне саклыйбыз, диләр. Биредә һәрбер йортта ялгызлар яши. Алар арасында кияүгә чыкмыйча, яше 90га җиткән әбиләр дә, 45–55 яшьлек буйдак егетләр дә бар. Бары ике йортта гына парлыларны күрдек. Сания апа белән Рашат абый Җәләлиевләрнең бергә яши башлавына 55 ел тула, мәсәлән.

Кышын халыкта бер генә теләк – авырый күрмик! Югыйсә буранлы көннәрдә «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитә алмаячак. Шәһәргә барып эшләп йөрүче ирләрнең дә борчуы юл мәсьәләсенә бәйле. Эштән кайтканда юллар ачык булсын. Юл ябык икән, авыл белән элемтә югалачак дигән сүз. Без алай интекмәдек, җайлап кына барып җиттек. Менә ул Матмыр!

Икмәк һәм пенсия

Элек шау-гөр килеп торган, 80нән артык хуҗалыгы булган авыл бу. Хәзер 40лап хуҗалык исәпләнсә дә, кышын 7–8 йортта гына тормыш бар. Кибете дә, клубы да, мәктәбе дә юк. Булган алары да, тик халкы сирәгәйгән саен бетә барган. Бу хакта хыялланмыйлар да. Аның каравы ерактан ук мәчет күренеп тора. Тик ул кышларын буш икән. Азан тавышын бары Гает бәйрәмендә, җәй көннәрендә генә ишетергә мөмкин. Аны шәһәрдән кайтып йөрүче, умартачылык белән шөгыльләнүче Марат яңгырата. Мәчет коймаларына да бизәкләр ясап куйган ул.

Автокибет атнага бер тапкыр килә. Менә шунда кирәк-ярак җыеп каласың да шуңа риза булып яшисең. Йомшак икмәк, яңа сауган сөт турында хыялланасы да юк. Әбиләр әйтүенчә, кибет инде ике атналап килмәгән. Бу вакытта ипине йә үзең пешерәсең, йә китергәнне көтәсең. Газета уку дигән нәрсәне дә онытканнар. Почта пенсия таратырга, түләү кәгазьләрен җыярга гына килә. Озын яллар сәбәпле, гыйнвар пенсиясен дә китермәгәннәр иде әле. Ике айныкын бергә алачакбыз, дип юаналар. Бигрәк тә 80 яшьлек Рашат ага, вакытында китермәделәр, дип борчыла. Аны 74 яшьлек хатыны Сания апа: «Килер, сабыр ит!» – дип тынычландыра.

Кеше күрү безгә сөенеч!

Без килгәнгә барыннан да бигрәк Сания апа сөенде кебек. Монда ул 56 ел элек Элә авылыннан килен булып төшкән.

– И, балакайларым, бүген күңелем ниндидер якты хәбәр көткән иде. Кемдер килер кебек тоелды. Сез киләсе булганга икән. Кеше күрү безгә бик тансык. Соңгы вакытта авылга килүчеләр бик күренми. Күрше әбиләренә йөрештергәлибез. Рәхмәт төшкере, сезнең белән рәхәтләнеп сөйләштем әле, – ди авыл абыстае, заманында укытучы булып эшләгән Сания апа.

Сания апа

Колонкага суга барырга чыккан җирдән, чиләк-көянтәсен куеп, җилдәй җитез Сания апа суыткычыннан кара җиләк вареньесын алып чыгарга өлгергән.

– Моны үзебезнең урманнан җыйдым. Күзгә бик файдалы. Кайткач, чәй эчәрсең, – ди ул, күчтәнәчен сузып.

Матмыр урамнарын Сания апа белән бергәләп урадык. Урамнар монда икәү. Сания апа чыннан да сөйләшергә сусаган. Юлдашым, сөенечтән, ара-тирә мине култыклап та ала. “Менә монысына Казаннан кайтып йөриләр, әнә тегесендә, нигез таркатмыйбыз дип, өйләнмичә яшиләр (алайса, чыгып китәргә туры киләчәк), яңа төзелгән бу йортта шәһәрдән кайтып торалар. Әбиләрнең хәле – әбиләрчә. Асия әбигә – 91, Шәмсенур әбигә – 84 яшь. Балалары булмаса да, якыннары онытып бетермиләр. Пенсиягә шөкер итеп яшиләр икән”… Авылның озын урамнарында кеше яши торган берән-сәрән йортларны саныйбыз шулай. Берәү йорт салып ята. Тагын бер яңа йорт күрдек әле без Матмырда. Шул ук вакытта йортлары җиргә иңеп, сүтеп атарга кул бармаганнары да күренгәли. Матмырның киләчәген начарга юрамыйлар. Юл булса, берәр эшмәкәр эш тә ачып җибәрсә, авылда хуҗалыклар саны артыр иде дип өметләнәләр.

Йортны кем саклый?

Матмырлыларга өй сакчылары да кирәкми. Авылда берәү дә эт асрамый. Беренчедән, монда күңел тынычлыгын бер Аллаһтан гына сорыйлар. Икенчедән, мәче-этне ач тотудан куркалар.

– Мәче дә асрамыйм хәтта. Эштә вакытта, ачтан тилмереп ятмыймы икән, дип борчылып ятасым юк әле. Бу – зур җаваплылык, – ди 45 яшьлек Илсур Каюмов.

Илсур ялгызы гына яши. Әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Без килгәндә, абыйсының балалары  кунакка кайткан иде. Илсур шәһәр шау-шуына кызыкмый, авылда тыныч, ди. Шәһәргә эшкә бару өчен ике машинасы бар. Берсе – кышкы юлларда, икенчесе җәен йөрер өчен. Бураннарда кайтмыйча калган көннәре дә булгалый икән. Авылда эш булмагач, өйләнү турында хыялланмый.

– Без укырга кергәнче мәктәп ябылган иде инде. 1 сыйныфка күрше авылдагы Гәр рус мәктәбенә кердек. Бер караганда яхшы булды, урысча беләбез. Авылда күңелсез түгел. 20–25 яшьтә, күңел романтика эзләп, каядыр талпынган булыр идек, 45 яшьтә алай түгел инде, – ди Илсур. – Өйгә газ кергән, мичне дә сүтмәдем. Карчана белән урманга баргалыйм. Куян, кабаннар  күп монда. Утын, коры-сары әзерлим. Чикләвек тә җыям. Авылда тыныч, элек металл эзләп йөрүчеләр күренгәләде. Сәламәтлек кирәк, калганын барысын да тырышып табып була.

Аю күрсәң, кычкырырга кирәк

Буйдак егетләрнең икенчесе 52 яшьлек Мөдәрриснең аю күргәне бар. Мондый чакта кычкырырга кирәк, үзең аюга тимәсәң, тими, ди. Селәүсен, кабан да очрый икән. Мөдәррис шәһәрдә яшәп караган, әти-әнине тәрбиялисе бар дип, 20 ел элек эшен калдырып кайткан. Бүген мәрхүм әти-әнисенең нигезен саклап яши.

– Читкә китәргә дә уй бар, әмма мин китсәм, барысы да җимерелеп бетәчәк. Караклар керер дип тә борчылам. Шуңа күрә нигезне ташлап китәсе килми. Әле менә җыр тыңлый-тыңлый ашарга пешерәм. Кышын кар көрим, тавыклар асрыйм, – ди ул.

Мөдәррис

Буйдак егетләр тагын бар әле. Абыйлы-энеле Айрат белән Илгиз дә икесе гомер кичерә. Казанда 30 ел трамвай йөртүче булып эшләгән Илгизнең авыру абыйсын ялгыз калдырасы килмәгән. Кыскасы, буйдаклар әти-әниләрен хөрмәтләп соңгы юлга озаткан, аларның нигезләренә тугры калган егетләр булып чыкты. Матмырга сорылык иңсә дә, әхлагы юкка чыкмаган. Бәлкем, шуңадыр да кешесе өметсезлеккә бирелмәгән, яшәү мәгънәсен югалтмаган. Бу барысыннан да мөһимрәк түгелме?

 

Радик Идрисов, Казаклар авыл җирлеге башлыгы:

– Авылда бүген 16 кеше пропискада  тора. Кыш көне 6–7 кеше яши. Калганнары җәен кайтып йөргәли. Юлларны ачып торабыз, чистартмыйча калганыбыз юк. Пенсия тоткарлану юлга бәйле түгел. Иганәчелек ярдәме белән авыл юлларын төзекләндерү, таш җәю хыялы бар. Бәлкем, якын арада ук булыр, әмма кайчан икәнен вәгъдә итә алмыйм. Эш урыны булдыру турында да уйланабыз.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү