Рамил хәзрәт ЮНЫС: «Диванда утыручылар, тормышларыннан зарланып, йә хәзрәткә, йә психологка бара»

Адәм баласы, үзе белән нәрсә генә булса да, аны язмышка сылтый. Андый вакытта әйтелә торган сүзебез дә: язмыштан узмыш юк һәм күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый. Безнең бөтен кыласы гамәлебез дә маңгаебызга алдан язып куелганмы? Тәкъдирдән, гомумән, качып буламы? «Иске таш мәчете» имам-хатыйбы Рамил хәзрәт ЮНЫС белән без диндә иң четерекле мәсьәләләрнең берсе булган язмыш хакында сөйләштек.

– Динебездә андый четерекле өч зур сорау бар. Аларга җавапны Коръәндә һәм хәдисләрдә булган мәгълүматка гына тая­нып табарга була. Безне кызыксындырган мәгълүмат юк икән, аның турында үзебезнең фаразларны җиткерергә хакыбыз юк. Аның беренчесе – Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең сыйфатлары. Моның турында бары тик Коръәннән һәм сөннәттән генә белә алабыз. Ниндидер фәлсәфи чыганак­лардан, эзотерика яки психология китап­ларыннан җавап эзләү катгый тыелган. Икенчесе – җан. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәламгә әйтә: «Синнән җан турында сорыйлар, әйт аларга: ул – Аллаһының эше, аның турында сезгә мәгълүмат аз бирелде», – ди. Җанның нәрсә булуын без Изге китапта һәм хәдисләрдә яки аларга таянып язылган китапларда әйтелгәннәрдән чыгып кына күзаллый алабыз. Өченче сорау – тәкъдир. Бу очракта да югарыда әйтелгәннәрдән гайре чыганаклардан мәгълүмат эзли алмыйбыз. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бу галәмнең язмышын Үзе билгеләгән, илле мең ел алдан Ләүхел-мәхфүз дигән олуг китапта нәрсә һәм ничек булачагын, аларның кайчан башланачагы һәм бетәчәге, шул исәптән бөтен адәм баласының язмышы турында язган. Хәтта Коръән дә шушы Ләүхел-мәхфүз китабының бер өлеше булып тора. «Кадер» сүрәсендә: «Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек», – диелә. Аллаһ аны Ләүхел-мәхфүздән аерып дөнья күгенә төшерә һәм шуннан Җәбраил галәйһиссәлам Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръәнне егерме өч ел буена иңдереп килә. Бу китапта безнең бөтен язмышыбыз, яшәешебез билгеләнгән һәм, Рәсүлебез сүзләренә караганда, язылган каләмнең карасы кипкән, ул үзгәртелмәячәк. Аллаһы Тәгаләнең язмышны билгеләп куюы хак. Әмма тәкъдир өч төрле була. Беренчесе – үзгәрми торганы, икенчесе – бер еллык итеп билгеләнә торганы, өченчесе – бер көнлек. Ана карынында булганда язылганы үзгәртеп булмый торган тәкъдиргә керә. Бала карында 121 көн булганда, Аллаһы Тәгалә аңа фәрештәне җибәреп җан иңдерә һәм ике каш арасына Аллаһ әмере белән фәрештә дүрт кәлимә язып куя. Аларга күпме яшәячәгебез, ашыйсы ризыгыбыз, нинди кеше булып тууыбыз, ягъни нинди сәләткә ия булып туачагыбыз һәм бәхетлеме-бәхетсез юлданмы китәчәгебез керә. Дөрес яшәү рәвеше алып барсаң, дөрес туклансаң, спорт белән шөгыльләнсәң, гомерне озайтып була, диләр. Аңа карап кына гомер озаймый да, кыскармый да. Тәкъдиреңә ничек язылган, шулай. Әмма дөрес яшәү аркасында син авыруларсыз сәламәт яшәячәксең. Димәк, минем гомерем озынлыгы алдан билгеләнгән, ничек яшәсәм дә була дип яшәргә кирәкми. Аллаһ биргән тәнең сиңа әманәт итеп бирелгән, аның өчен кыямәт көнендә җавап бирәчәксең. Тәмәке тартып, аракы эчеп тәнеңә авырлык китергән өчен җәзасы да булачак. Ә менә дога һәм изге гамәлләр белән гомер чынлап та озаерга мөмкин.

:: Кемнең җәннәткә, ә кемнең тәмугка эләгәсе дә алдан ук билгелеме?

– Беркөнне Рәсүлебез (с.г.с.) сәхабәләре каршына ике кулына ике китап тотып чыга да, беләсезме, бу нинди китаплар, дип сорый. Сәхабәләре, Аллаһ һәм аның Рәсүле белүче, дип җавап кайтара. Шуннан пәйгамбәребез, уң кулымдагы китапка – җәннәт әһелләренең, сул кулымдагысына җәһәннәм әһелләренең исемнәре язылган, аларга беркемне дә өстәмәсләр һәм сызып ташламаслар, ди.

:: Исемлек әзер булгач, ни өчен намаз укырга, ураза тотарга һәм башка гыйбадәтләрне башкарып торырга?

– Бу сорауны пәйгамбәрнең үзенә дә бирәләр һәм ул, моның беренче хикмәте – кеше үзенең кайсы исемлектә булуын белми, шуңа да ул җәннәт иясе булыр өчен тырышырга, хәерле гамәл-гыйбадәтләр кылырга тиеш, ди. Димәк, без ялкауланып ятарга тиеш түгелбез. Аллаһы Тәгалә тырышкан кешенең күңелен ача, аңа җәннәткә эләгергә ярдәм итә торган гыйбадәтләр кылу җиңеләя, аларны үтәп, җәннәт иясе булуга өмете барлыкка килә. Әгәр дә бу гамәлләрне кылу бигрәк авыр дип калдыра, гөнаһ кылуын дәвам итә икән, аңа шушы бәхетсезлеккә китерә торган юл да җиңеләйтелә, ул тагын да күбрәк гөнаһка батып, аның исеме сул як кулда булган китапка да эләгергә мөмкин һәм моның өчен Аллаһы Тәгаләгә үпкә белдереп булмый. Бер гади мисал китерәм. Мәктәптә чирек ахырында директор сыйныф җитәкчесеннән кемнең «икеле» аласын сорый. Аларның исемлеген язып ала да кесәсенә салып чыгып китә. Чирек билгеләре билгеле булгач, «икеле» алган балалар мәктәп директорына барып, сез безнең исемлекне алганга күрә, шундый билге куелды, дип үпкә белдерә алмаган кебек, кыямәт көнендә дә синең өчен Аллаһы Тәгалә җавап бирмәячәк. Кеше үз гамәлләре өчен үзе хисап тота. Менә шушы Рамазан аенда хәерле гамәлләр кылырга мөмкинлекләр күп, безне шайтан котырта алмый, ул богауга куелган, моннан файдаланып калырга тырышырга кирәк. Шуннан гөнаһларны калдыруның да җиңеләйгәнен күрәсең. Пәйгамбәребез дә җавабын тырышыгыз дип әйтүдән башлый. Коръәнне укыр өчен гарәп хәрефләрен өйрәнүдән башлыйсың. Башта, билгеле, авыр була, тырыша торгач, хәрефләрен дә таныйсың, укырга да өйрәнәсең. Без роботлар кебек программалаштырылмаган. Адәм баласына Аллаһы Тәгалә ирек биргән. Кешенең иреге белән Аллаһның тәкъдире арасындагы чикне мантыйк белән аңлау бик авыр, әлбәттә. Сайлау иреге дә, тәкъдир дә бар безнең. Язмышны Аллаһ язган булса да, кыямәт көнендә аның өчен үзебез җавап бирәбез, чөнки аны үтәүгә синең ихтыярың бар иде.

:: Күрәчәгем шулай булган, дип язмышка сылтау дөрес түгел, димәк?

– Кеше үз тормышын үзе үзгәртә ала. Моңа исә Коръән зур дәлил булып тора. Аллаһы Тәгалә: «Кешеләр үз хәлләрен үзләре үзгәртмичә торып, Мин аларның хәлләрен үзгәртмим», – ди. Эчкече кеше турында, Аллаһ аңа шулай язган инде, бер нишләтеп булмый, диләр. Ялгыш сүз бу, Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә үзгәрергә мөмкинлек бирә. Бер кеше, минем дусларым юк, ди, ә син үзең дус була беләсеңме соң? Хатын гел тавыш чыгара, балалар тыңламый, дип зарлана икенчесе. Ул үзен фәрештә урынына куйган да башкалардан нәрсәдер таләп итә. Иң башта үзеңә бәя куй, үзеңне үзгәрт, аннары алар да үзгәрер. Тормышларыннан зарланып килүчеләргә мин, һәр кеше үзе теләгәнчә яши, дим. Әгәр дә син бу тормышыңа канәгать булмасаң, аны үзгәртә аласың, үзгәртмисең икән, син шуңа риза дигән сүз. Кешенең үзе өчен уңайлы дип тапкан зонадан чыгасы килми, диванда утырып, телевизор карап, андагыларны сүгеп утыра ул, ә чыгып нәрсәдер эшләргә теләге юк. Аның үсеш зонасына чыгасы килми. Анда чыкса, тырышырга, эшләргә кирәк. Берни дә ансат бирелми, Аллаһы Тәгалә сынауларын да бирә. Кешеләрнең 90 проценты шул сынауларга бирешә, кире диванына кереп утыра. Ә түземлеләр кала, аның өчен әҗерен дә ала. Диванда утыручысы исә, тормышыннан зарланып, йә хәзрәткә, йә психологка бара.

:: Тәкъдирнең еллыгы һәм бер көнлеге дә бар, дидегез. Аларына нәрсәләр керә?

– Еллык тәкъдир рамазан ае ахырында булачак кадер кичендә карала. Кешеләрнең хәерле гамәлләре, тоткан уразалары, кадер кичендә укыган догалары, үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә дә йогынтысын ясамый калмас. «Рәхман» сүрәсендә: «Аллаһ бу дөнья белән һәр көнне идарә итә», – диелә. Аның тәкъдире белән кешенең бер көндә, бер мизгелдә тәкъдире үзгәрергә мөмкин.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА


Фикер өстәү