Балалар лагерьларына юлламалар сатып алучыларга 6 миллиард сум чамасы кешбэк бирелгән

Россиядә яшәүчеләр 31 марттан балалар лагерьларына барлыгы 420 меңнән артыграк юллама сатып алган. Туристлык кэшбегында катнашу аларга инде якынча 6 миллиард сум акчасын кире кайтару мөмкинлеге биргән. Бу хакта ТАСС Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренә таянып яза.

Ул, балалар ялы өчен компенсация түләве Хөкүмәтнең халыкка ярдәм итү максатында тиз генә күрелгән чараларның берсенә әйләнде, дип искә төшереп үткән. Кэшбэк ата-аналарга юллама бәясенең яртысын кире кайтару мөмкинлеге бирә.

“Бүген, җәйге каникул алдыннан, ата-аналарның балалары ялын оештыруны алдан ук кайгыртып куюларын күрәбез. Балалар лагерьларына 13,7 миллиард сумнан артыграк суммага барлыгы 420 меңнән күбрәк юллама сатып алынган инде. Ата-аналарның “Мир” картасына кешбэк рәвешендә чама белән 6 миллиард сум кире кайтарылган”, – дип сөйләп үткән Россия Хөкүмәте Рәисе.

Кешбэклы юлламалар сату җәй азагына кадәр дәвам итәчәк. Сүз уңаеннан, балаларның лагерьларда инде 1 майдан ял итә башлауларын да искәртик.
Хөкүмәт 2022 елда программаны тормышка ашыруга 7,5 миллиард сум бүлеп биргән. Бу – узган елдагыга караганда 2,5 миллиард сумга күбрәк.


Фикер өстәү