Студентларның Россия буенча сәфәрләренә ташлама эшли башлаячак

1 июльдән мәктәп укучылары һәм студентларның Россия буенча сәфәрләренә кэшбэк программасы эшли башлаячак. Бу турыда Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренә сылтама белән «Инерфакс» хәбәр итә.

Догузова сүзләренчә, аңа 2 млрд сум бүлеп биреләчәк. «Механизм туристлык кэшбэкының агымдагы программасындагы кебек үк булачак», — диде ул Сахалин утравына чартер программалары җибәрүгә багышланган матбугат конференциясендә.

Россия Президенты Владимир Путин 21 апрель көнне Федераль Җыенга юлламасында олимпиадаларда, яшьләр иҗади инициативаларында, «Россия — мөмкинлекләр иле» киңлеге проектларында үзләрен күрсәткән студентларга җәйге каникулларга ташламалы туристик юлламалар белән бүләкләргә тәкъдим итте.

Ростуризмда хәбәр итүләренчә, турларны «Мир» картасы буенча «мирпутешествий.рф» киңлегендә сатып алырга була, кэшбэк автомат рәвештә картага күчәчәк. Кэшбэк күләме юлламаның ярты бәясеннән ким булмаячак.

Ведомство исәпләүләренчә, 2020-2021 елларда программада 200 меңнән артык кеше катнашуы көтелә. Алар «Россия — мөмкинлекләр иле» оешмасы студентлар өчен оештырган «Большая перемена», «Твой ход» конкурсларында сайлап алыначак.

 


Фикер өстәү